Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
3 октябрь 2019, 02:00

«Театр төне- 2019»

Иванай авыл мәдәният йортында ел саен билгеләнә торган “Театр төне” үтте. Районның үзешчән артистлары тамашачыларны бай мәдәни программа белән сөендерде.

Иванай авыл мәдәният йортында ел саен билгеләнә торган “Театр төне” үтте. Районның үзешчән артистлары тамашачыларны бай мәдәни программа белән сөендерде. Тамаша учреждение фойесенда күрсәтелгән әкият тарихы белән башланды. Актерлар уенына курчаклар - халык әкиятләре геройлары Куян, Бүре, Ябалак кушылды.


Аннары барысын да тамаша залына чакырдылар һәм программа сәхнәдә дәвам итте. Театрлаштырылган тамашада халык театры репертуарындагы спектакльләрдән өзекләр бер-берсен алыштырды. Чараның икенче өлеше концерт номерларыннан тора иде, популяр җырлар үзешчәннәр башка­руында яңгырады.

“Театр төне - 2019” районда үткән мәдәни чаралар исәбендә янә бер чагу вакыйгага әверелде.


Читайте нас: