Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
18 сентябрь 2019, 02:00

Көчле рухлы

Кеше олыгайган көнендә үзе турында: “Башкалар күзенә намус белән карый алам”, дигән сүзләрне әйтә алса, мәсәлән, Лена Шәмсетдинова кебек, ул бәхетледер. Бу аның үткән гомер юлына үз бәясе. Тик, Лена Хәким кызын белгән һәркем дә шушы фикердә булуына шик юк.

Кеше олыгайган көнендә үзе турында: “Башкалар күзенә намус белән карый алам”, дигән сүзләрне әйтә алса, мәсәлән, Лена Шәмсетдинова кебек, ул бәхетледер. Бу аның үткән гомер юлына үз бәясе. Тик, Лена Хәким кызын белгән һәркем дә шушы фикердә булуына шик юк.

Ул Илеш районының Сәеткул авылында туып-үскән. Ишкар мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлагач. Дүртөйле районының Исмаел мәктәбендә укыган, әйткәндәй. анда аңа җәяү барып йөрергә туры килгән. Өлгергәнлек аттестаты ал­гач, бер-ике ел авыл кибетендә сатучы булып эшләгән. Ә 1960 елда Үзбәкстанның Андижан шәһәренә чыгып китә. Туберкулез диспан­серына санитарка булып урнаша. Берникадәр вакыттан соң аңа ком­сомол райкомында авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында мамык җыю машинасын йөртүче һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр. Укыганда актив җәмәгать эше дә алып бара.
Училищены тәмамлагач (анда унбер имтиханны гел бишлегә тап­шыра!), Ташкент авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, галим агроном-икътисадчы дипломы алып чыга. Шунда ук икенче курста чакта партия сафларына керә. Яхшы уку­дан тыш, производство практикасы үткәндә удар эшләгәне өчен аны Үзбәк ССР ВЛКСМҮзәк комитетының Почет грамотасы белән бүләклиләр.
Дипломны “отлично”га яклап, 1966 елда Лена Хәким кызы туган якларга кайта, Илеш авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән экономист булып эшкә урнаша. Тик бер елдан соң идарә начальнигына берәр кол­хозга җибәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Яшь белгечнең үтенечен кире какмыйлар, шулай ул “Киров” кол­хозына эшкә күчә.
1968 елның гыйнварында Наҗытамак авылы егете Хәләф Шәмсетдиновка кияүгә чыга. Яшь белгеч Дүртөйле районының “Әсән” колхозында эшли башлый.
Лена Хәким кызына эшкә җәяү йөрергә туры килә, Наҗытамактан Әсәнгә кадәр араны үтәргә аңа егерме минутлап вакыт кирәк була.
Эш көне аның өчен бик иртә башлана. Иртәнге 5 тә ул инде фермада, сыерларны контроль саву үткәрүдә була, ә кич белән соң гына басуларны кабул итәргә ашыга. Лена Хәким кызы әйтүенчә, хуҗалык биләмәсендә ул аяк бас­маган җир кисәге булмагандыр. Ә бит тагы да басучылык буенча мәгълүматлар тутырырга, ашлык балансы буенча исәп-хисап һ.б. эшләргә кирәк.
Тик болар аңа үзенә йөкләтелгән бихисап бурычларны үтәргә кома­чаулый алмый. Партия комитеты әгъзасы, рәиснең идеология бу­енча урынбасары булудан тыш, хатын-кызлар советында да тора, авыл кешеләре өчен матур-матур кичәләр оештыра.
Аңардан өйрәнерлек нәрсәләр күп була, практика үтүче яшьләр исә моны файдаланып калырга ашыга. Хәзер, мөгаен, алар шул вакытларны сагынып искә аладыр.
Шулкадәр эш-мәшәкатьләр белән Лена Хәким кызы үз гаиләсе, улы һәм кызы өчен каян вакыт тапкандыр?! Ә җәен аларда ту­ган-тумача да бик еш кунак була. Ул барысын да җылы кабул итә. Туганнарының балалары дәү әни мәктәбен үткән дияргә була, күп нәрсәгә, иң элек хезмәткә, аңардан өйрәнәләр.
Лена Хәким кызы - көчле хатын- кыз. Аңа улының автомобиль авариясендә фаҗигале үлемен кичерергә туры килә, аннары ире Хәләф Әхмәтҗан улы вафат була. Тик ул сынмый-сыгылмый, ары таба яшәү өчен үзендә көч таба.
Хәзер ул кызы Лидия белән кияве Дамирның, аларның балаларының яратуын һәм хәстәрлеген күреп яши. Оныклары картәниләрендә кунак булырга ярата. Ул алар өчен җан атып тора, тәмле бәлешләре, тәбикмәкләре белән сыйлый.Лена Хәким кызы барысына да тыныч күк астында яшәүләрен тели. Чөнки балачагы авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкиле буларак, моның чын бәхет икәнлеген ул яхшы аңлый...



Читайте нас: