Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
13 сентябрь 2019, 02:00

Наҗар Нәҗми - дәвер улы

6 сентябрьдә, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең вафатына 20 ел тулган көнне, районда әлеге дата уңаеннан хәтер акциясе үтте.


6 сентябрьдә, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәҗминең вафатына 20 ел тулган көнне, районда әлеге дата уңаеннан хәтер акциясе үтте.

Чара шагыйрьнең исемен йөрткән скверда һәйкәлгә венок салу белән башланды һәм Миңеште авылында, аның мемориал комплексында дәвам итте. Биредә, Үр башында, ул үзенең васыяте буенча җирләнгән. Митингтан соң, җыелучылар аның туган авылындагы йорт-музеенда булды,шагыйрь гомеренең соңгы айларында шунда эшләде. Кунаклар алдында Миңеште урта мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады.

Чарада шагыйрьнең кызы Алсу Нәҗметдинова үзенең гаиләсе белән. БР Язучылар берлеге рәисе урынбаса­ры, шагыйрә Фәния Габидуллина, БР халык шагыйрьләре Марат Кәримов, Кадим Аралбай, һәдия Дәүләтшина исемендәгедәүләт премияселауреаты Гүзәл Ситдикова, Русиянең Зур әдәби премиясе лауреаты Флүр Галимов, драматург Мөдәрис Мөсифуллин, танылган музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов, шагыйрьләр Рафаил Хафизов, Фәнис Рәхмәтуллин, Светлана Васикова, район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, мәдәният һәм мәгариф эшчәннәре катнашты.

Урындагы шагыйрьләр Рафаил Хафизов, Фәнис Рәхмәтуллин, Светлана Васикова, Флүрә Газизова, Клара Сәфәрова якташ халык шагыйренә багышланган шигырьләрен укып ишеттерде.

Уфа кунагы, күренекле шагыйрь Ма­рат Кәримов аларга үз иҗатларын Наҗар Нәҗмигә багышлаган өчен рәхмәт әйтте һәм үзе беренче тапкыр Миңештене Агыйделнең аргы ягыннан күрүе, аннары бирегә күп тапкырлар килүе турында матур итеп сөйләде. Кадим Аралбай Наҗар Нәҗмигә һәйкәл Уфада да бу­лырга тиеш, диде. Шагыйрь турында Флүр Галимов һәм Гүзәл Ситдикова җылы сүзләр әйтте һәм аның иҗатына үз карашларын белдерде.




Читайте нас: