Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
6 сентябрь 2019, 02:00

Семилетка стадионында тантана

Дүртөйле нефтьчеләре, тради­ция буенча, үзләренең һөнәри бәйрәмен район картасында беренче бораулаучылар, нефть чыгаручылар һәм төзүчеләр по­селогы буларак барлыкка килгән Семилетка авылында билгели.

Дүртөйле нефтьчеләре, тради­ция буенча, үзләренең һөнәри бәйрәмен район картасында беренче бораулаучылар, нефть чыгаручылар һәм төзүчеләр по­селогы буларак барлыкка килгән Семилетка авылында билгели.

Стадионда быелгы бәйрәмдә бүгенге эшчәннәрне дә, шулай ук предприятие тара­фыннан тантанага чакырылган ветераннар­ны да күрергә мөмкин иде. Алар - идарәгә 30 ел дәвамында җитәкчелек иткән Флүр Хәтмуллин, озак еллар “Башнефть” произ­водство берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү бүлеге начальнигы булып эшләгән Әмир Сәфиев, идарә начальнигының элекке урынбасары Мөхәррәм Гәрәев, элеккеге профсоюз лидеры Ренат Нуретдинов, идарә подразделениеләре начальниклары Фидрат Сәлихов, Фоат Рафиков, Салават Хөрмәтуллин, Риф Хафизов һ.б. Алар ба­рысы да безнең нефть төбәген үстерүгә саллы өлеш керткән кешеләр.

Бәйрәмне ачу тантанасында “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Фаат Хәсәнов, район хакими­яте башлыгы Риф Йосыпов, “Башнефть- Добыча”ның генераль директоры урын­басары - баш геолог Илдар Бәширов, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Уфа дәүләт нефть-техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин чыгыш ясады.

Нефть һәм газ чыгару тармагында күп еллар намуслы эшләгән өчен һәм Нефть һәм газ эшчәннәре көнен бәйрәм итү уңаеннан хезмәт ветераны, РФ нефть һәм газ сәнәгате атказанган эшчәне Мөхәррәм Гәрәев, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенеңхезмәтветераны Фәнис Габдуллин һәм нефть һәм газ чыгару буенча 2 нче Чакмагыш цехының нефть һәм газ чыгару операторы Вил Вәлиев “Башкорт­стан республикасы төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде.

Форсаттан файдаланып: шундый ук медаль район үзәк дәваханәсенең Семи­летка участогында эшләүче табиб-терапевт Фнүзә Иблиевага һәм “Уңыш” токымчылык заводының элекке механизаторы, Түбән Манчар авылы старостасы Мөбәен Миргаевка тапшырылды.

Нефть һәм газ чыгару идарәсенең төрле цехларында эшләүче Руслан Гарифул­лин, Азат Закарин, Тимур Рахматуллин, Радик Хәбибуллин, Ришат Гәрәев, Ил- фир Ибраһимов, Олег Лозутков, Рафа­эль Хафизов район хакимиятенең почет грамотасына лаек булды. РФ Энергетика министрлыгының Почет грамотасы белән “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең план­лаштыру һәм мониторинг бүлеге менед­жеры Марат Гыйлемханов, сусызландыру һәм тозсызландыру корылмасы операторы Илшат Сибәгатуллин бүләкләнде, электр җиһазларын эксплуатацияләү буенча Дүртөйле цехының өлкән мастеры Руслан Галимовка шул ук министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Идарәнең күп кенә эшчәннәре “Роснефть”, “Башнефть”, «Башнефть-Добыча»ның, тармакның төрле дәрәҗәдәге профсоюз оешмаларының Почет грамота­ларына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

Чараның тантаналы өлешеннән соң, үзешчән сәнгать коллективлары һәм Уфадан чакырылган артистлар катнашлыгында зур концерт, шулай ук спорт ярышлары булды.



Читайте нас: