1975 елның мартында эшчеләр поселогында “Дружба” кинотеатры ачылу чын-чынан дүртөйлеләргә зур бүләк була. Берничә елдан соң ул В.Н.Горшков исемендәге кинотеатр дип үзгәртелә, ә Советлар Союзы Героеның һәйкәлен Ленин ис. мәйдандагы музей яныннан кинотеатр алдына күчерәләр.
Эчендә бүген “Уралсиб” урнашкан, яңа кинотеатрның “агасы”, инде 11 ел эшләгән “Октябрь”, хәзер үз районын хезмәтләндерә башлый. Тик әле озак вакыт яңа экранга чыккан барлык фильмнарны дүртөйлеләр нәкъ шунда карый.
Бу кинотеатрлар культурасының чын- чыннан чәчәк ату чоры була. Уйлап кына карагыз, кечкенә эшчеләр поселогында алар икәү! Өстәвенә ниндиләр: иркен һәм уңайлы. Яңасы 450 урынга исәпләнгән, куәтле киноаппаратура белән җиһазланган.
- Ул чакларда кинотеатрга бару мәдәниятнең бер элементы иде. Биредә дуслар белән очрашулар, күрешүләр билгеләнә, чибәр кызлар иң матур киемнәрен киеп килә, - дип хәтерли В.Н.Горшков ис. кинотеатрның элекке директоры Рая Макулова. - Балалар сеанслары көненә ике тапкыр, зурларныкы өч тапкыр була. Кинога гаилә белән йөриләр иде.
Эшчеләр поселогында яшәүчеләр һинд фильмнарын аеруча яратып карый. Иң яхшы совет фильмнары кинопрокатның репертуар планында кызыл белән билгеләнә. Аларда зал, һичшиксез, тулы була. “Ну, погоди!” һәм башка шундый балалар картиналарына билетлар бик тиз сатылып бетә.
“Иң-иң” фильмнарны “Горшков” кинотеатрыннан соң Иванай, Көшел, Исмаел һ.б. авыллар алып китә. Аңлаешлырак булсын өчен: яңа фильм, ә ул элек пленкада, Уфадан зур тимер банкаларда килә. Мәсәлән, ике серияле фильм дүрт банка булырга мөмкин, аларның һәркайсы янә берничә өлештән тора. Поселокта премьера бара. Ике өлешен күрсәтеп бетерәләр һәм аларны авылга алып китәләр, аннары калган өлешләрен илтәләр. Шулай оперативлык булдырыла, фильм премьерасын бер үк вакытта диярлек дүртөйлеләр һәм ике-өч авыл халкы карый. Моны кинотеатрның эчке тормышы дияргә кирәк.
- Методист, киномеханиклар, кассирлар, бухгалтер, җыештыручылардан торган коллектив бердәм эшләде, - дип дәвам итә Рая Варламовна. - Бездә кадрлар алмашынуы булмады диярлек. Кайбер киномеханикларның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язма иде. Биредә кешеләр хезмәт хакы өчен генә эшләмәде, хәер, ул кызыгырлык та түгел иде. Андагы кайнап торган тормыш стиле үзгә бер тарту көче булды. Шул “өермәгә” бер эләккәч, күпләрнең аннан чыгасы да килмәгәндер. Тату, бердәм гаилә булып яшәдек.
Киномеханиклар хезмәте җиңел түгел, өстәвенә, зыянлы да: кысан бүлмәдә ксенон лампалар яктысында эшлиләр. Зарарлы хезмәт өчен сөт бирүләре дә очраклылык булмагандыр.
һәр авылда, һәр клубта фильмнар күрсәтелә. Премьерага үз урындыкларын алып, гаиләләр белән киләләр.
Елның теләсә нинди һава шартларында да ерак авылларга фильмны илтеп җиткерү - үзе бер тарих. Атларда, мотоциклларда, велосипедларда ташыйлар, Агыйдел аша чыгалар.
Үзгәртеп кору чорында һәм туксанынчы елларда тормыш үзгәрә. “Октябрь” ябыла, В.Н.Горшков ис. кинотеатр да күп үзгәрешләр кичерде. Репертуар да үзгәрде, экраннарга голливуд фильмнары килеп керде. Бераздан кинотеатрга реконструкция ясалды, хәзер аның бинасы Яшьләр үзәге исемен йөртә. “Таныш” сәүдә-сервис комплексында кинозаллар ачылды. Кинотеатрлар яши һәм тамашачылар анда эмоцияләр алырга, сәнгати чынбарлыкны тоярга һәм гаилә белән ял итәргә йөри.
Бүген Яшьләр үзәге янындагы кинотеатрда шулай ук тормыш кайный. Шәһәр һәм район чаралары, армиягә чакырылучылар көне, балалар һәм зурлар өчен күп чаралар үткәрелә. Ул һаман кирәкле һәм халыкның яраткан урыны булып кала.