Күптән түгел Дүртөйле тамашачысы хөкеменә Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” драмасы буенча постановка тәкъдим ителде. Бу, мөгаен, республика халык шагыйре иң танылган сәхнә әсәредер. Ул илебезнең генә түгел, бәлки чит илләрнең дә танылган режиссерлары тарафыннан куелды. Трагедия буенча фильм төшерелгән, опера язылган. Сәнгать белгечләре билгеләвенчә, осталык һәм трактовка буенча иң яхшы сәхнә әсәрен Русиянең халык артисты Рифкат Исрафилов куйган.
Моның белән шуны ассызыклыйсы килә: безнең муниципаль театрның урындагы артистлары (чынында, алар әле балалык чоры гына кичерә) нинди кыю адым ясаган. Хәер, шуны да әйтергә кирәк, бүгенге артистлар - даны бөтен тирә-якта билгеле булган Зөфәр Солтанов исемендәге район халык театрының дәвамчылары. Ягъни, нигез булган һәм бар, гомумән, труппа үзе дә әлләни үзгәрешләр кичермәде.
Спектакль тәмамлануга без режиссер, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшчәне Азамат Гыйльмановтан, коллективның шундый да катлаулы, фәлсәфи әсәрне куярга ничек батырчылыгы җитүе турында сорадык:
- Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Безнең репертуарда гел җитди эшләр. Хәтта моңа кадәр балалар өчен куелган спектакльләр дә тирән мәгънәгә ия. Ә инде без Уфаның “Нур” театры, Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясавыбызны исәпкә алсак (анда исә, “Гамлет”ы белән Шекспирның үзенә мөрәҗәгать иткән идек), безнең кыюлык акланды, дип әйтә алабыз.
Алга китеп, шуны әйтик: “Ай тотылган төндә” тынгысыз, иҗатка чумган режиссерның чираттагы уңышы булды. Аның хезмәте һәр образга туры килгән башкаручыны таба алуда булса, артистлар үзләре тәэсирле һәм ихлас уен белән шаккатырды. Соңыннан сөйләүләренчә, алар рольләргә шулкадәр кереп киткән ки, хәтта күрсәтмичә генә елаганнар да, эчтән өзгәләнүләрен басып, көлгәннәр дә, борчылганнар да, гүя алар бөтен һөҗүмнәрне һәм сөенечләрне үз иңнәрендә кичергән. Дөрес, тәүге минутларда вакыйга тынычрак барды. Әмма соңыннан, акрынлап кына, сәхнәдә ниләр генә булмады, нинди генә репликалар яңгырамады, тамашачы трагедиянең нигезенә тартыла барды, геройлар белән бергә борчылды. Ә бу бер генә нәрсәне аңлата: максатка ирешелде! Тамашачы бер мизгелдә үзен сәхнәдә барган вакыйгаларның гади шаһиты итеп тоюдан тыш, күңеле белән булса да моннан өч йөз елдан да артык элегрәк булган вакыйгаларда катнашуын аңлады.
Спектакль башланганчы, өлгер тамашачыларның берсе әлеге юллар авторыннан, бу пьеса нәрсә турында соң ул,дип сорады. Аң-белем дошманнары турында, дидем. Кызганычка каршы, өлешчә генә дөрес фикер булып чыкты. Элекке спектакльләр нәкъ шулай аңлашыла иде. Ә монда берничә сюжет линиясе бер йомгакка уралган: саф мәхәббәт, дөреслек һәм ялганлык, хыянәт һәм мәкер, йолаларга һәм гореф-гадәтләргә сукырларча буйсыну, акыллыларның акылсыз эшләре һәм юләрләрнең зирәклеге, вакыйгаларга һәм наданлыкка буйсынмау.
Буйсындыручан, яраткан ана, тормышта зирәк, тик шул ерак дәвернең каты кануннары һәм нормалары тырнагында калган Тәңкәбикә образын Альбина Маннанова ачып бирә алды. Борынгы хорафатларга тугры калган бу хатынны, гәрчә ул үз заманының корбаны булса да, тамашачы көчле, буйсынмас зат буларак кабул итә.Тәңкәбикә үз ыруын коткару өчен аксакаллар ихтыярына буйсынырга мәҗбүр була.
Дүртөйле тамашачысы Айдар Кәримовны дәртле җырчы буларак белә. Әмма аны сәхнәдә Дивана образында - катлаулы, күпкырлы роль - күреп, актерлык осталыгы чикләр белми, дигән фикергә киләсең. Юк, бу арттыру түгел. Айдарның үзгәрә белүенә хәтта иң таләпчән тамашачы да таң калыр. Кайбер куелышларда Дивана комик образ буларак күрсәтелә. Табигатьтән акылсыз булган Дивана аллегорияләр белән фикер йөртә. Тик беренче карашка мәгънәсез тоелган гыйбарәләр артында тирән фәлсәфә ята. Ыру - кабиләгә киләчәк бәланы нәкъ ул беренче булып әйтә, ул Дәрвишнең (Рәфит Нурлыгаянов) чын йөзен ача.
Дәрвиш - кабиләнеңтотрыклы көнкүрешенә таркаулык кертүче зат. Ул - драманың кадагы. Аны алып ташласаң - әсәр җимерелә, тамаша булмый. Баштагы мәлләрдә ул ниндидер симпатия дә тудыра. Бер карасаң, дөрес сөйләгән дә кебек, ә үзе оста итеп, хәйләле генә ятьмә үрә, астыртын эш йөртүче аларга кабиләдәшләрен тарта.
Миләүшә Ямалетдиновага ярыйсы катлаулы роль эләккән. Шәфәкъ - ул какшаган нервлар, бөтен авыру нокталар аның аша үтә. Сотник ирен хәрби хәрәкәт урыннарыннан озак көтү. Яу яланында аның һәлак булуы турындагы хәбәр, аның ихтыярына каршы димләүләре һәм, ниһаять, һаман шул ук күңел кайтаргыч Дәрвиш тарафыннан мәкерләр. Әлеге рольне башкаручы үз героинясының бөтен кичерешләрен ышандырырлык һәм чагу итеп бирә алды.
Тамаша уңышлы булды! Тамашачының хөкеме шундый. Шулай булмаса ул сәхнәдәгеләргә туктаусыз кул чапмас иде, шулай булмаса зал артистларны алкышларга күмеп, басып сәламләр идеме.һәр башкаручы турында бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Алар Илнар Фәрхетдинов, Юлия Гәрәева, Газинур Мөсифуллин, Лиана Байморатова, Азат Гәрәев, Марсель Хөсәенов һ.б. Спектакльнең уңышына дөрес сайланган фон музыкасы, тавыш эффектлары, борынгы җырлар, яктылык та булышлык иткән. Тиешле бутафория дә урынлы булдырылган. Алгы планда сәхнә кырыенда хикмәтле агач, дөресрәге, агачның кәүсәсе, урын алган. Аның кайбер ботаклары гадәттән тыш формага кереп корыган, кипкән, башкаларының бер өлеше хәтта янган кебек - әллә яшен суккан, әллә хәрби алышлар үз эзен калдырган. Аның яфраклары юк диярлек. Нибары берничә яшел үсенте генә агачның яңару ихтималына ишарә ясый. Мәхәббәттә аңлашу да, хыянәт тә, шантаж да, үкенүләр дә биредә, нәкъ әлеге агач тамырлары янында була.
Арткы планда таш күренә. Шул ташта гарәпләрнең бормалы язуы белән: “Күңел үлемне тойды...” дип чокып язылган.
Бер-бер артлы, шартлап, тирмәнең терәүләре ава. Бетте! Чишелеш! Пьесаның ахыры - хорафатлар әсирлегендә калган кабиләнең бетүе!
СОҢГЫ СҮЗ. Икенче көнне үк драманы Красноусолда яшәүчеләр карады, анда абруйлы жюри утырды. Тамашачылар да, белгечләр дә спектакльне югары бәһалады. Труппаны төрки телле театрларның “Туганлык” халыкара фестивалендә катнашырга чакырдылар. Безнең артистлар танылган театрлар белән беренчелек өчен көч сынашачак. Бу үзе үк нәрсә турындадыр сөйли...
Фотода: Ай тотылуны көткәндә Тәңкәбикә (Альбина Маннанова) һәм Дәрвиш (Рәфит Нурлыгаянов)