Һәр шәһәрнең һәркем белгән, яхшы, бай энергетикалы истәлекле урыннары була. Дүртөйледә - ул тарих һәм туган якны өйрәнү музее. Аның шундыйга әверелүе очраклы түгел.
Аңа баштан ук урындагы гадәти музей язмышы түгел, бәлки рәсми материаллар һәм кыйммәтле экспонатлар хәзинәсе язмышы языла. Бу җәһәттән, дүртөйлеләр хәтта масая да ала: музей фонды, аның заллары үзендә шулкадәр уникаль материал саклый, аннан хәтта башка бик күп музейлар көнләшә.
1989 елның 24 марты - аның туган көне. Аның авыл хуҗалыгын пропагандалау йорты буларак төзелгәнен барысы да белмидер әле. Музей төзү идеясе Рәзил Мусинныкы, ә аны гамәлгә ашыручы һәм күп елларга алдан эш тоны бирүче - Рима Имамова. Тагын бер иллюстрация: бина проекты якташыбыз, ул чакта нефть институтын тәмамлаучы, районның баш архитекторы Винил Ахуновның диплом эше була. Бинаны бөтен район белән төзиләр: нефть һәм газ чыгару идарәсе, бораулау эшләре идарәсе, эшчеләрне тәэмин итү бүлеге һәм башка бик күп предприятиеләр һәм оешмалар барысы да үз өлешен кертә.
Илеш районының беренче судьясы Бәдәви Имамов һәм Дүртөйле районы хатын-кызлар советының беренче рәисе Тайбә Камалованың кызы Рима Бәдәви кызы - үзе тере легенда. Өч баланың яраткан әнисе һәм үзе тирәсендәгеләрне дәртләндерә белүче кеше. “Аяклы энциклопедия”, “эшсөючән” - аның адресына бик еш әйтелгән эпитетлар. Музейга килүчеләрнең иң бәхетлеләре - ул үзе үткәргән экскурсияләргә эләгүчеләр: фактик материал хәзинәсе, анык сөйләм һәм һәрчак үзара элемтә. Өстәп әйтәбез: Рима Имамова - тирәнтен уйлаучы һәм тоемлаучы, берничә адым алдан күрә белүче җитәкче. Нәкъ шушы сыйфатлар заманында аңа зур булмаса да, ныклы, музей эшенә бирелгән энтузиастлар коллективы тупларга ярдәм иткән.
Алар белән ул район буенча гына түгел, бәлки Башкортстан һәм Пермь крае буйлап та иң кыю һәм гадәти булмаган экскурсияләргә чыга, алар кулы белән бөртекләп, аз-азлап, сабырлык һәм тырышлык белән бүген без белгән фонд җыелган. һәрэкспозициянең матурлыгы һәм пөхтәлеге артында - зур сөю, чиксез эш сәгатьләре һәм сакчыл мөнәсәбәт булуы тик аларга гына билгеле. Шовырлар (мариларның өс киеме) гына да биредә җитмешләп (!) тәкъдим ителгән, бик сирәк иконалар, тагын да сирәгрәк очраган - престол тәресе, җиде меңгә якын тәңкә, ике хәзинә, ә күпме документлар, сугыш һәм хезмәт геройларының, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең, алдынгыларның никадәр фотографияләре... һәм болар барысы да яши, саклауда тузанланып ятмый, даими үткәрелгән тематик күргәзмәләр аларга җан өрә. Җитәкче белән бергә музей караучылар Фәридә Вахитова, Гүзәл Миңнурова, Хәдичә Нурлыгаянова үз эшен мөкиббән китеп башкара. Бөек Ватан сугышы залы, революция, этнография заллары һәм башкорт тирмәсе рәссам-дизайнер Фәрит Галләмов куллары белән җиһазланган. Биредә музей караучылар Нурлизә Фаттаева, Әлфия Зәйдуллина, фәнни хезмәткәр Лариса Валишина һәм башкалар күп еллар эшли. Бәһасыз истәлекләрне саклау һәм арттыру, аны киләсе буыннарга тапшыру - безнең музейның девизы һәрчак шулай булды һәм шулай кала.
Бер генә делегация дә, шул исәптән, чит илләрдән килгәне дә, безнең музейда булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Бәяләмәләр һәрчак сокланырлык.
Әлеге урын тиз арада өстәмә мәгънә дә ала башлады - ул төрле конкурслар һәм күргәзмәләр үткәрү өчен менә дигән мәйданчык. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең чыгарылыш кичәсен ел саен нәкъ биредә үткәрергә ярата.
Дәверләр үзгәрә. Бүген музейга кайчандырүзедәэкспедицияләрдәак- тив катнашкан Мөдәрис Мөсифуллин җитәкчелек итә. Коллектив акрынлап яшәрә. Тик биредә музей эшли башлагандагы,үзенең тарихын белмәгән кеше - тамырсыз агач дигән шул ук төшенчә һаман да төп идея булып кала.
Шушы көннәрдә музейның юбилеена багышланган тантаналы чаралар уза.