Юлдаш
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
29 апрель 2019, 02:00

Ни өчен Салават алка таккан?

Нинди агач башкортча “эрбет” була? Башкорт язучыларыннан кем Али Карнай псевдонимы белән иҗат иткән? Айгиз Баймәхәммәтовның “Кал­дырма, әнкәй!” повесте буенча куелган спектакль ничек атала? Шушы һәм башка бик күп кызыклы сорауларга җаваплар күптән түгел үзәк биләмәара китапханәдә үткән “Алтын тирмә” интеллектуаль уенында яңгырады.

Аңлашылуынча, чара зур юби­лейга - республика төзелүнең 100 еллыгына багышланды һәм ул яшь буынны үз халкының телен, тарихын һәм мәдәниятен, туган якны өйрәнүгә юнәлтелде.

Уенда төрле яшьтәгеләрдән “Курай” һәм “Дуслык” команда­лары катнашты. Алар составында шәһәрнең беренче урта мәктәбе һәм икенче лицее укучылары, шушы ук учреждениеләрнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Рифа Хуҗиәхмәтова һәм Мәрзия Савченко, шулай ук “Ак инәйләр” иҗтимагый оешмасы һәм “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары чыгыш ясады.

Оештыручыларны билгеләп, шуны да әйтергә кирәк: антураж, чара өчен декорацияләр җентекләп сайланган һәм әзерләнгән - халыкның милли көнкүреш пред­метларыннан тирмә менә дигән булды.

Уен “Кем җитезрәк?”, “Кем зирәгрәк?”, “Серле сандык” дип исемләнгән өч турда үтте. Ча­раны оештыручылар һәр этапта сорауларны җиткерү өчен төрле ысуллар кулланды. Сорауларны, чараны оештыручы буларак, Зәлфия Сәетова да бирде, алар видеоро­лик рәвешендә экраннардан да яңгырады. Ә соңгы этапта туган якны өйрәнү музее директоры Мөдәрис Мөсифуллин да кушылды, ул сан­дыктан кызыклы экспонат алды. Ул әйбернең нәрсә икәнен һәм баш­кортларда ни өчен кулланылуын белергә кирәк иде. Сандыктагы серле әйбер укучыларыбызны да кы­зыксындыра торгандыр: ул “түшәк- тартма” иде һәм ул сандык өстенә өелгән ястык-мендәрләр “тавын” таралмаслык итеп, бәйләп кую өчен тәгаенләнгән. Әйткәндәй, әлеге “тау” никадәр биегрәк булса, гаилә шул кадәр хәллерәк дип исәпләнгән, кыскасы, ястык-мендәрнең саны күп булу, йорттагы байлык билгесе булып торган. Ә әлеге бәйләвеч матурлап чигелгән һәм орнамент белән бизәлгән.

Уйлану өчен янә бер сорау. Күпләр, мөгаен, игътибар иткәндер: һәйкәле Агыйделнең биек ярын­да торган милли герой Салават Юлаевның уң колагында алка бар. Бу нәрсә турында сөйли, башкорт ирләре, әйткәндәй, алар гына да түгел, ни өчен алка кигән? Гаскәри башкортларда, казаклардагы кебек үк (“Тихий Дон” фильмында Панте­лей Мелеховны хәтерлисезме?), аны ырудагы соңгы ир бала тагарга тиеш була. Әгәр ир-егет гаиләдә соңгы булса, алка сул колакка тагылган.

Чарада мондый кызыклы факт­лар турында күпләр беренче тап­кыр ишетте. Кыскасы, уен анда катнашучыларның үзләре өчен дә мавыктыргыч булды, шулай ук ул көнне китапханә залына җыелучыларның да күңелләрендә матур тәэссоратлар калдырды.

Турлар арасында музыкаль тәнәфесләр дә үсеп килүче яшь буынны милли культурага сөю тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Алар милли бию, курай моңнары һәм шушы уен коралытурындагы шигырь белән дә тулыланды.

Туган халкыңның тарихын, аның традицияләрен һәм йолаларын өйрәнергә кирәклеге турын­да укучыларга, аларны башкорт хатын-кызларының “Ак инәйләр” иҗтимагый оешмасы исеменнән тәбрикләүче, аның рәисе Резеда Зарипова сөйләде.

Ике команда да биремнәрне яхшы гына башкарып чыкты, ә 19 очко җыйган “Курай” командасы җиңүче булды. Чарада катнашу­чылар барысы да яхшы кәеф һәм күңел дәрте белән таралышты.

Кызыксынучылар өчен: эрбет агачы - ул “кедр”.



Читайте нас: