Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
5 апрель 2019, 02:00

Чәчәк ат, туган җирем!

Район Мәдәният сараенда Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллы гына багышланган тантаналы чара үтте. Тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән дүртөйлеләрне республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов котлады. Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны республика юбилее белән Дәүләт Думасы депутаты, Паралимпия комитеты вице-президенты,Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты, профессор, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин котлады.

Чыгышларда әйтелгәнчә, дүртөйлеләрнең берничә буыны хезмәте белән район республика уңышларын арттыруга саллы өлеш кертүче тотрыклы үсеш алган төбәкләрнең берсенә әверелде. Районда социаль әһәмияттәге объектлар төзү һәм реконструкцияләү бара. Республиканың 100 еллыгына - 100 объект исемлегенә безнең район буенча Семилетка авыл мәдәният йортын реконструкцияләү һәм сменага 200 кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасы төзү керде. Аны агымдагы елның көзенә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Сәнгать эшлеклеләре һәм үзешчән артистлар зур бәйрәм концерты күрсәтте.

Мәдәният сарае фойесында декоратив-гамәли сәнгать изделиеләре, “Го­род мастеров” иҗат берләшмәсенең халык осталарының, сәнгать мәктәбе һәм балалар-үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең эшләрен­нән күргәзмә җиһазланган иде. Тарих һәм туган якны өйрәнү музее башкорт тирмәсе, шулай ук республика тарихы буенча стендлар җиһазлаган.

Бу көнне почетлы исемнәр игълан ителде һәм бүләкләр тапшырылды.

Композитор Ризван Хәкимов Дүртөйле районының почетлы гражданины булды. Сәнгать эшлеклеләре Илсөяр Газетдинова, Фидан Гафаров, районны үстерүгә зур өлеш керткән дүртөйлеләр Рәфил Гомәров, Альберт Зарипов, Хәдичә Сәләхова, Рәшит Фәтхетдинов, Владимир Шамин “Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнде. Бер төркем дүртөйлеләргә район хакимиятенең Почет грамотасы һәм “Башкортстан Республика­сы төзелүгә 100 ел” юбилей медале, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының, РФ Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты тапшырылды.



Читайте нас: