Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
8 февраль 2019, 02:00

АЛТЫН ХӘЗИНӘДӘН

Былтыр республика Башкортстан Республикасының халык шагыйре, публицист, драматург, мемуарчы, РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең туына 100 ел тулуын билгеләде.

Уфада “Родина” кинотеатрының Яшел залында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында “Ялкыннан һәм хистән коелган” дигән документаль фильмның премьерасы булды. Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Хәтер киче оештырылды, анда Н.Нәҗминең иҗаты башкорт шигъриятенең алтын хәзинәсенә керде, дип билгеләделәр.

Республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә бик күп чаралар үтте. Истәлекле дата бездә - шагыйрьнең туган җирендә дә киң масштаблы билгеләнде.

5 февраль-шагыйрьнең 101 еллыгы көнендә район җәмәгатьчелеге Наҗар Нәҗми һәйкәле янында җыелды. Чыгыш ясаучылар - район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, мәдәният идарәсе начальнигы Рәсим Ямалетдинов, драматург Мөдәрис Мөсифуллин шагыйрьнең тирән һәм киңкырлы иҗатына үз мөнәсәбәтен белдерде. Урындагы авторлар - шагыйрьләр Фәнис Рәхмәтулин, Рафаил Хафизов, Светлана Васикованың Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләре яңгырады.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.


Читайте нас: