Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
31 гыйнвар 2019, 02:00

ТЕАТР ЕЛЫ СТАРТ АЛДЫ

Район Мәдәният сараенда Башкортстанда Гаилә елын, Русиядә доброволец һәм волонтер елын тантаналы яптылар һәм Театр елын ачтылар.

Чарага килүчеләрне мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, башкорт гимназиясе, балалар сәнгать мәктәбе һәм Исмаел балалар сәнгать мәктәбе коллективлары катнашлыгындагы тематик күргәзмәләр каршы алды. “Гаилә” районара үзәк бүлеге белгечләреннән социаль хезмәтләр күрсәтү буенча консультация алырга, шулай ук аларның “Очрашу урыны” гаилә клубы эшчәнлеге презентациясен күрергә мөмкин иде.

Бәйрәм Дүртөйле телевидениесенең шәһәрдә һәм районда Гаилә елы һәм Волонтер елы йомгаклары турындагы фильмы белән башланды.

Җыелучыларны башкортларның Бөтендөнья Корылтае аппараты җитәкчесе Заһир Ишкин котлады. Аның әйтүенчэ, хәзер Уфа шәһәренең бер гимназиясе башкорт гимназиясе белән хезмәттәшлек итәчәк, 6 нчы “Солнышко” балалар бакчасы коллективы белән купьеллык берлектәге эшкә югары бәһа бирелде. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәсәнов, районда гаилә кыйммәтләрен ныгытуга җитди игътибар бирелә, дип билгеләде. - Үткән елда без 40 парны - алтын юбилейлары, 20 парны бриллиант туйлары белән тәбрикләдек. Ятим балаларга һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга бөтен уңайлыклары да булган 20 фатир бирелде. Шәһәрдә һәм районда яшәүче гаиләләр Гаилә елына багышланган республика конкурсларында җиңеп чыкты, балалар коллек­тивлары лауреатлар булды.

Волонтер елы йомгаклары да әһәмиятле. Доброволецлар саны ике тапкырга артты һәм бүгенге көнгә алар 2700 дән артык. Мәктәпләрдә волонтер ячейкалары булдырылган, “серебря­ное волонтерство” дигән төшенчә барлыкка килде. Ел дәвамында бик күп өмәләр, спорт һәм яшьләр чаралары үткәрелде.

Бу көнне гаилә парларына һәм мәдәни чараларда актив катнашучыларга, конкурслар һәм фестивальләрдә җиңүчеләргә район хакимияте һәм башкортларның Бөтендөнья Корылтае По­чет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният сарае артистлары һәм балалар хореографик коллективлары театрлаштырылган бәйрәм тамашасы әзерләгән.

Театр елында шәһәрдә һәм районда масштаблы чаралар планлаштырыла.


Читайте нас: