Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
19 ноябрь 2018, 02:00

ЛАУРЕАТЛАР ИСӘБЕНДӘ

Балалар һәм усмерләр иҗатын үстерү үзәгенең «Уен-көлке» бию коллективы Уфада «Афәрин, бала­лар!» Халыкара проекты кысаларында узган «Алтын медаль» бала­лар һәм үсмерләр иҗатын үстерү конкурсында танылу яулады. Ансамбль «Бульба» Белорус полькасын башкарып, «Халык биюе» номинациясендә - беренче дәрәҗә лауреат, «Морячка» биюен башкарып, «Эстрада биюе» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды. Чарада катнашучыларга дипломнар, истәлекле кубоклар, призлар һәм Геленджик шәһәрендә «Афәрин, балалар! - диңгездә җәй» халыкара конкурсында льготалы катнашу өчен 10000 сумга сертификат тапшырылды.

Җитәкчеләре - Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Москова Рәхмәт хатына лаек булды.

Конкурс Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсе яклавында уткәрелә.



Читайте нас: