Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
12 ноябрь 2018, 02:00

«БАШКОРТСТАН ТАРИХЫ БИТЛӘРЕ»

Республикада шундый баш астында муниципаль берәмлекләрнең фестиваль-ма­рафоны үтә. 2018-2019 еллар дәвамында Уфаның әйдәүче концерт мәйданчыкларында республиканың муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын презентацияләү бара. Барлык муниципалитетлар да социаль- икътисади казанышларын һәм үзләренең тарихи-мәдәни по- тенциалын күрсәтү мөмкинлеге ала. Куләмле чарага Хәйбулла районы башлангыч бирде.

Шушы көннәрдэ Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә уз каза­нышларын дүртөйлеләр күрсәтте.

Филармониянең фойесы һәм колонналы залы зур кургәзмәгә әверелгән, ул шәһәр һәм районның тарихын, нефть башлангычын җентекләп гәудәләндерә, Дүртөйленең кызыклы һәм күренекле шәхесләре турында сөйли, бүгенге чынбарлыкны, икътисадтагы, спорт һәм мәгарифтәге казанышларны чагылдыра.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының эшләреннән күргәзмә дә күркәм бизәк булды. Чара мәктәп укытучыларын берничә эшкә илһамландырды.

Манылган чын киездән батик элементлары белән эшләнгән зур панно республиканы һәм безнең шәһәр һәм районны географик үзенчәлекләре белән сүрәтли (авторы - мәктәп преподавателе Лилия Казаева). Майлы буяу белән башкарылган берничә картина да махсус шушы бәйрәм уңаеннан ясалган. Исмаел балалар сәнгать мәктәбе тәкъдим иткән кулдан эшләнгән сувенирларда халык мотивлары чагыла. Чарада “Город мастеров” иҗади берләшмәсенең иң яхшы декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре дә урын алган иде.

Бәйрәм кунаклары “Таң” һәм “Прованс” кафеларының милли ризыкларыннан авыз итте, умартачылык продукциясе, шулай ук Киров исемендәге хуҗалыкның үзе җитештергән сет продукциясен сатып алды.

Бәйрәмне тантаналы ачуга кадәр тамашачылар актив килә башлады. Зилә Шархтдинова Уфада яши, тик чыгышы белән аннан түгел, дистә ярым ел ул Дүртөйледә яшәгән:

- Бүгенге чарага килуемә бик шатмын, кызганычка каршы, әлегә танышларны очратмадым, әмма гомуми мохит гаҗәеп, бик җылы һәм үзенчә якын.

Якташларын дәртләндерергә яшь дүртөйлеләр - югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары килгән. Алар бердәм, шау-гөр килеп күргәзмәне карады, фотога төштеләр һәм аралаштылар.

Зөһрә Курамшина һәм Фидәлия Ганиева - республика башкаласында яшиләр. Аларның фестиваль-марафон презентацияләренә беренче генә килүләре түгел икән, димәк чагыштыру мөмкинлеге бар:
- Бирегә һәрчак кызыксынып киләбез. Һэр районның үз йөзе, үз үзенчәлеге, - дип уртаклаша алар. - Сездән бик күп артистлар килгән, без инде матур концерт көтәбез, тере музыка, хәтта саксафон яңгырый, Дүртөйле нефте турындагы фильмны кызыксынып карадык.
Чараның абруйлы кунаклары арасында без күренекле Русия галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, чыгышы белән безнең районнан булган Эсгать Гомәровны очраттык:
- Безнең өчен бүген зур бәйрәм, бирегә зур теләк белән килдем, дусларым, танышларым, уземнең укучыларым белән шатланып очрашам, - диде Әсгать Галимҗан улы.
Концерт программа-презентациясе “Дүртөйленең данлы еллары, киләчәккә барыр юллары...” дип аталды һәм ул шәһәр һәм районның “Сөмбел”, “Рябинушка”, “Калык сем”, “Ак чишмә”, “Изге ай” ха­лык биюләре һәм театраль коллективлары, З.Солтанов исемендәге халык театры һәм татар драма һәм комедия театрының зур театраль-хореографик композициясе белән ачылды. Район мәдәни-ял үзәгенең җыелма хоры балалар музыка мәктәбенең халык инструментлары оркестрына кушылып А.Игебаев сүзләренә һәм Н.Даутов музыкасына язылган туган җир турындагы җырны башкарды (сәнгать житәкчесе - БР атказанган мәдәният хезмәткәре В.Тришин, дирижеры - И.Шаяпова).
Фестиваль районның әйдәүче бию һәм вокал коллективлары, профессиональ һәм үзешчән артистларның чыгышлары белән дәвам итте. Халыкара конкурслар лауреатлары: “Сөмбел” халык биюләре ансамбле, “Альянс” үрнәкле хореографик ансамбле, “Ак димгел” үрнәкле хореографик бию коллек­тивы һәм башка бик күпләр тамашачыларга уз чыгышларын тәкъдим итте.

Якташларын тәбрикләргә бу көнне РСФСРның атказанган, Башкортстан һәм Та­тарстан Республикаларының халык артисты, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Илсөяр Газетдинова, танылган музыкант һәм җырчы, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Радик Динәхмәтов, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов, Халыкара конкурслар лауреаты Гүзәл Асылбаева килде.

Марафонны үткәрү кагыйдәләре буенча район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин Ярмәкәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Илшат Раймановка муниципаль берәмлекләрнең “Башкортстан тарихы битләре” республика фестиваль-марафоны штандартын тапшырды.

Безнең район - игенчеләр һәм терлекчеләр, нефтьчеләр һәм төзүчеләр һәм гомүмән, талантлы кешеләр төбәге. Дүртөйле районында дистәдән артык милләт вәкиле яши һәм районыбызның, илебезнең көче дә шунда. Барыгызны да республиканың гасырлык юбилее белән котлыйм һәм уңышлар телим, - диде Ринат Мөсгуть улы.









Читайте нас: