Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
8 ноябрь 2018, 02:00

АФӘРИН, ИЛШАТ!

Талантлы якташыбыз Илшат Сибәгатуллин башкорт халык җырларын башкаруда уз осталыгы өчен янә буләккә лаек булды. Ул күптән түгел Казахстанның башкаласы Астана шәһәрендә үткән “ART GLOBAL” - II Халыкара конкурс-фестивалендә катнашты.

Әйтергә кирәк, бу - төрле яшьтәгеләр өчен абруйлы күпжанрлы конкурс. Аны Европа, Русия һәм Азиядәге әйдәүче- INTERNATIONAL UNION “ART GLOBAL PRODUCTION” фестиваль-конкурс комитеты Гнесиннар ис. Русия Музыка Академиясе, Н.А.Римский-Корсаков ис. Санкт-Петербург Дәуләт консерваториясе, Белоруссия Дәүләт сәнгать университеты ярдәмендә оештыра.

Конкурста Илшат, Илеш районыннан курайчы Алик Борхановка кушылып, халык җыры “Азамат”ны башкарды һәм “Академический вокал” номинациясендә 26-40 яшьлекләр категориясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Читайте нас: