Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
2 октябрь 2018, 02:00

МИҢЕШТЕ - ПАТША АВЫЛЫ

"Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме Миңеште авы­лында чагу, матур үтте. Чагыштырмача яңа булган әлеге бәйрәм теге яки бу дәрәҗәдә барлык авылларда да үтте диярлек. Ә кайберләрендә бер генә дә түгел. Шулай да, алар берсен-берсе кабатламый. Аңа торган саен яңа бизәкләр кертелә. Чөнки сценарийлар күчермә буенча эшләнми. һәр авылның үз йолалары, үзенең күренекле кешеләре бар, аларда хәтта кешеләрнең гадәтләре дә үзгә була. Анда яшәүчеләр кебек үк, авылларның да, әйтергә яраса, үз характеры, темпераменты бар дияргә мөмкин.


Ә инде Миңеште дисәләр, һичшиксез, республиканың халык шагыйре Наҗар Нәҗми образы күз алдына килеп баса. Быел Башкортстанның киң җәмәгатьчелеге аның 100 еллыгын билгеләде. Шигырьләренең берсендә ша­гыйрь Миңештене үзенең Патша Авылы дип атаган. һәм без гәзитнең киләсе саннарының берсендә дөнья кү­рәчәк репортажны шулай ук - “Миңеште - Патша Авылы” дип исемләрбез.



Читайте нас: