Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
28 сентябрь 2018, 02:00

«АК ЧИТЕК», «ХӘНИЯ» ҺӘМ БАШКАЛАР

Яратышып өйләнешкән Нургаян белән Зәйтүнәнең гаиләсендә, кавышып ике еллап бергә яшәгәннән соң, трагедия була. Хатыны колхоз амбарында җитди имгәнә һәм инвалид бу­лып кала. Ире... юк, гарип ха­тынын ташламый, ә киресенчә, урын өстендә яткан авыруны сабыр гына карый һәм аны чын мәгънәсендә кулларында йөртә. «Әгәр Ходай тагын шулкадәр гомер бирсә, киләчәктә дә күтәреп йөртәчәкмен, чөнки яратам сине», - дип әйтә Нур­гаян үзенең сөйгәненә. Чын­барлыкта, хәзерге вакытта яшәгән кешеләрнең шушы үзара мәхәббәт һәм сабырлык тарихы күренекле татар язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» повестеның сюжетына әверелә.

Күптән түгел әлеге яңа әсәрен безнең район укучыларына автор үзе тәкъдим итте. Аның дүртөйлеләр белән очрашуы район үзәк китапханәсендә булды.

Чараны алып баручылар Зөлфә Хисмәтуллина белән Зәлфия Сәетова анда җыелучыларны язучының иҗат юлы белән таныштырды. Айгөл Әхмәтгалиева Татарстан Республикасының Актаныш районында туган. Заманында Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Студент елларында ук мәктәптә

- укытучы, «Мәгърифәт» журналында коррек­тор булып эшли. Соңыннан, инде Яр Чаллы шәһәрендә, «Нур» гәзите хәбәрчесе була, шундагы педагогия институтында белем бирә. Ары таба аның хезмәт биографиясе «Мәйдан» журналының әдәби бүлек мөдире сыйфатында дәвам итә. Хәзерге вакытта ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли һәм «Ислам нуры» дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире булып эшли. Бу­лачак язучы үз каләмен мәктәп елларыннан ук сыный башлый. Хәзер инде ул танылган язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Аның хикәяләре, юморе­скалары, пьесалары, повестьлары «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» һәм башка журналларда дөнья күрүдән тыш, аерым китаплар булып та басылып чыга. Китапханә хезмәткәрләре тарафын­нан чарага махсус әзерләнгән күргәзмәдә, мәсәлән, аның «Сагынган чакларымда» дигән пьесалар җыентыгы да бар иде. Габдрахман Әпсәләмовның күренекле «Ак чәчәкләр» ро­манын экранлаштыруга шундый ук исемдәге җырның сүзләрен дә Айгөл Әхмәтгалиева язганын күпләр беләдер, мөгаен. Әйткәндәй, заман таләбенә ярашлы, китапханәчеләр шу­лай ук күрше республикадан килгән кунакның әсәрләреннән төзелгән виртуаль күргәзмәне дә сценарийга керткән.

«Быел өч китабым дөнья күрде, - диде Айгөл Габдулла кызы. - Аларның берсе бу дөньядан иртә киткән, татар эстрадасы йолдызы, күпләр яраткан Хәния Фәрхинең иҗаты һәм тормыш юлы турында». Басманы әзерләү тарихы турында сөйләп, автор аны да очрашуда тәкъдим итте. Язучының иҗаты белән кызыксынучыларның бу китапларны биредә үк, автограф белән дә, сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Татар телендәге әдәби әсәрләрне тарату, аларны безнең республикада популярлаш­тыру эше белән «Кызыл таң» гәзитенең үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова актив шөгыльләнә, ул да дүртөйлеләр белән очра­шуга килгән иде. Ул күп хуҗабикәләргә «Өй аш­лары», «Хуҗабикә» рецептлар җыентыклары буенча таныш.Журналист әйтүенчә, беренче җыентыгы рус телендә кабат бастырып чыга­рылган һәм «Домашние рецепты» дип атала. Очрашуда ул берничә хәзерге заман татар авторларының әсәрләре турында сөйләде һәм аларны китап укучыларга тәкъдим итте.

Үзәк китапханә системасы мөдире Зөләйха Заһидуллина да чарага җыелучылар алдында татар телендәге китапларны алга чыгаруның мөһимлеге турында сөйләде. Ул китапханәнең татар телендәге китапларга ихтыяҗы бар­лыгын, күп укучыларның аларны соравын ассызыклады һәм фондны презентациядә тәкъдим ителгән китаплар белән тулылан­дыруга әзер булуларын әйтте.

Шәһәр кунакларын китапханәдә ихлас кабул иттеләр. Нәгыйм Шәйхетдинов, Аль­бина Камалова, Гөлчәһрә Мөдәрисова алар хөрмәтенә җырлар башкарды. Ул көнне китапханәгә әдәбият сөючеләрнең һәм иҗатка кагылышы булганнарның барысы да диярлек җыелды. «Әллүки» фольклор коллективы җитәкчесе Светлана Васикова, «Дулкын» әдәби-иҗат клубы кураторы Рафаил Хафизов һәм әлеге берләшмәнең җитәкчесе Зилә Мөхәммәтова кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр әйтте. Иҗади шәхесләр үзләренең уңышларын да күрсәтергә ты­рышты.

Ахырда кунаклар шундый ихлас кабул итүләре өчен очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм чараның югары биеклектә үтүен, дүртөйлеләрнең кунакчыллыгын билгеләде. Алар шулай ук киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.



Читайте нас: