Барлык яңалыклар
мәдәният
14 сентябрь 2018, 02:00

ҖИҢҮЧЕЛӘР ҺӘМ ДИПЛОМАНТЛАР

Исмаел балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елын чираттагы җиңүләрдән башлады.

Сызраньда үткән “Гаилә открыткасы” халыкара профессиональ сәнгать иҗаты конкурсында Алина Ахунова, Вилена Мәхмүтова, Динә Ханова, Алсу Гыйбадуллина, Рушана Сибәгатуллина, Элина Ситдикова, Егор Никонов, Алина Насыйрова, Фәридә Фәрвәҗева, Инсаф Сәрваров, Владислав Фардыев, Виталина Понькина, Марат Әхмәдиев үз номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреатлар булды. Икенче дәрәҗә лауреатлар - Надежда Синицына, Милана Адыева,Азалия Әхмәдиева, Илһам Зиннәтуллин.

Конкурста икенче урын өчен дипломнар белән бүләкләнделәр: Кадрия Туктамышева, Радим Галиев, Булат Нуруллин, Юлиана Байгузина. Өченче урын өчен - Тимур Шәрипов һәм Денис Кәшфуллин. Преподавательләр: Гөлназ Сафина һәм Сания Мөнирова.

Балалар шулай ук Уфа шәһәрендә Сталинград алышының 75 еллыгына багышланган “Ул хәтергә без тугры” балалар рәсемнәре республика күргәзмәсендә катнашты. Милана Адыеваның эше икенче дәрәҗә дипломга лаек булды, Тимур Шәрипов - өченче дәрәҗә дипломант. Күргәзмәгә алар укытучылары Гөлназ Сафина җитәкчелегендә әзерләнде.

“Талантоха-50” (Курган шәһәре) бөтенрусия иҗди конкурсында катнашу да җиңү белән тәмамланды. “Башкорт гүзәле” коллектив эше “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә беренче урын дипломы белән билгеләнде. Проект җитәкчесе - Сания Мөнирова.



Читайте нас: