Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
10 август 2018, 02:00

БЕЗДӘ ФИЛЬМ ТӨШЕРЕЛДЕ

Дүртөйледә “И это все Роберт” дигән криминаль драманың финал күренешләрен төшерделәр.

Р.И.Продакшн киностудиясе бу көннәрдә UTV компаниясе белән берлектә тулы ме­тражлы сигез серияле нәфис фильм төшерү белән мәшгуль, ул федераль канал буенча трансляцияләнәчәк. Бу - язмыш кушуы буенча катлаулы хәлләргә юлыгучы, гадәти русия мәктәбеннән гади физика укытучысы тарихы.

Әлеге фильм - безнең республикада төшерелгән иң масштаблы проект. Анда үзебезнең ил киносының Роман Богда­нов (“Солдаты”), Юлия Рудина (“Убойная сила”), ул төп героиня Бэлла ролендә, фи­нал күренешендә Агыйдел аша салынган күпердә була, Александр Гришин (“Побег из Москватауна”), Рамил Сабитов (“Орда”), На­талья Панова (“Бригада”), Славик ролендә -“Сатирикон” театры актеры Иван Миранов һ. б. кебек киң билгеле актерлары эшли.Төп герой Робертны күренекле драматург Алек­сандр Сергеев башкара. Марат Хәсәнов та (төп геройларның берсе) Дүртөйледә төшкән. Фильмда тамашачы Аскар Абдразаковны һәм Илһам Вәлиевны күрәчәк, алар опера театры актерларын уйнаячак. Фильмны төшерү барышында рәссам Альберт Несте­ров, композитор Марат Татурас та катнаша.

Безнең шәһәрдә төшерүләр 4 көн барды. Әйткәндәй, күпердә генә түгел, шәһәрдә дә, шәһәр янында да. Фильмда Дүртөйле күренешләре булачак - урман, светофорлар, тик аларны таный алу икеле, алар N шәһәре, фон буларак эләгә.

Драманы бөтен республика буйлап төшерәләр. Төшерүләр башланганчы өч ай алдан режиссер Андрей Линич һәм опе­ратор Рияз Исханов Башкортстанның күп шәһәрләрен йөреп чыккан, объектлар сайла­ган. Агыйдел аша күпер аларга бик ошаган, шуңа да финал өлешен биредә төшерергә карар ителгән. Күпердән очып төшкән һәм суга баткан йөк машинасында, сценарий буенча, төп герой утыра. Фильм авторлары раславынча - бу ачык финал һәм тамашачы дәвамын күрергә теләсә, ул булачак.

Дүртөйледән ике дистәләп кеше кино­картинада “чагыла”. Алар массовка ролен уйнады: авария урынына килгән дүрт ДПС хезмәткәре, калганнары карап торучылар, аларның кайберләре телефонга төшерә(бу да роль).

- Булышканнары өчен дүртөйлеләргә, аеруча Лиана Байморатовага, зур рәхмәт. Аның ярдәме белән без бик тиз арада, уңышлы массовка сайлый алдык, - диде кастинг оештыручы Эдуард Галеев.

Очып төшкән автомобиль белән күренешне әзерләү биш сәгатькә якын вакыт алды. Трюкны күренекле куючы каскадер Роман Сергеенко эшләде. Алдан махсус рәвештә 17 метр барьер рәшәткәсе сүтелде, му­ляжлар куелды. Аннары, барысы да кабат урнаштырылды.

Гомумән, фильмда трюклар күп, аларның нигезенә көнбатыш кинематографистлары тәҗрибәсе салынган. Картинада нечкә, көлкеле моментлар да күп.

Фильмны тамашачылар 2019 елда күрәчәк. Ә әлегә YouTub та аның Канн фестивалендә катнашкан һәм югары бәһа алган трейлерын карарга мөмкин. Трейлерга хас булганча, ул бик күп ачык сораулар калдыра һәм кы­зыксыну уята.

Алсу ГАЙФУЛЛИНА




Читайте нас: