Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
4 июнь 2018, 02:00

ИКЕ ПРИЗ БЕЛӘН

Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры коллективы Учалы рай­оныннан призлы өченче урын белән кайтты. Анда милли театрларның өч елга бер үткәрелә торган «Алтын тирмә» төбәкара фестивале узды.

Башкортстан Республикасы театр эшлеклеләре җитәкчесе, РФ атказанган артисты, БР ха­лык артисты Әхтәм Абушахманов рәислегендәге жюри хөкеменә безнең республикадан гына түгел, Татарстан Республикасы, Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләреннән 20 ләп коллектив үз иҗатын тәкъдим итте. Безнең халык театрының Наҗар Нәҗминең «Күршеләргә кунак килгән» пье­сасы буенча постановкасы югары бәһаланды. Нәтиҗәдә, инде юга­рыда әйтелгәнчә, ул өченче урын өчен диплом алды. Спектакльнең режиссеры - мәдәни-ял итү үзәге директоры Азамат Гыйльманов.

Араларында режиссер һәм ГИ- ТИС педагогы Анна Трифонова булган жюри әгъзалары һәркемгә билгеле үзешчән артист Алек­сей Бичуринның уйнаганын ла­еклы бәяләде. Ул «Икенче план­дагы иң яхшы ир-егетләр роле» номинациясендә дипломант булды.




Читайте нас: