Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
23 Май 2018, 02:00

КАРГА БОТКАСЫ

Аны элек-электән олысы да, кечесе дә бәйрәм иткән. Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм азык-төлек җыеп, авыл халкы табигатькә чыгып ботка пешергән. Үзләре сыйланган, ботканы яз хәбәрчеләре - каргаларга да калдырганнар, пешкән ярманың бер өлешен, уңыш мул булсын дип җиргә, җирдә тереклекне сакласын дип суга, кояшлы көннәр һәм яңгырлар булсын дип һавага сипкәннәр. Аннары күңелле уеннар уйнаганнар.

Соңгы елларда мондый бәйрәмнәр кешеләрнең башка бик күп мавыгулары барлыкка килде. Халкыбызның матур йолаларын онытырга ярыймы соң! Инициативаны мәдәният эшчәннәре үзенә ала. Күптән түгел, мәсәлән, Яңа Кәңгеш клубында бик матур “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәр.

Учак өстендәге казанда Альфира Фаюршина пешергән чын “карга” бот­касы тәмле ис тарата. Алып баручы бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Бу вакытта мәктәп укучылары оештырган ярминкәдә кызу сәүдә барды. Ниһаять, “каргалар” - тантана “хуҗалары” очып килде һәм тагын да күңеллерәк булды. Алар үзләре биеде, башкаларны да чакырды. Биючеләр түгәрәккә чыкты, аларны җырчылар алыштырды. Концерт җай гына уеннарга күчте. Музыкаль «таяк» - музыка астын­да бер-береңә түбәтәй тапшырганнан соң, йомырка салынган кашыкны авызга кабып, капчык киеп йөгерүләр башлан­ды, күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар...

Менә ботка да пеште! Җыелучылар­ны сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл янына чакырдылар. Барысы да ачыккан булып чыкты. Чөнки җыр-бию, уен-көлке белән күпме вакыт үтүе си­зелми дә калды.

Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Моның өчен авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резе­да Ризвановага, мәдәни оештыручы Елена Хәмәтьяновага, китапханәче Гүзәл Сәлимгәрәевага һәм чараны алып баручы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шакировага ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.



Читайте нас: