Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
22 Май 2018, 02:00

ҮЗЛӘРЕН ӨЙДӘГЕ КЕБЕК ХИС ИТТЕЛӘР

Ни кызганыч, бүген күп авыллар юкка чыга. Яшьләр бәхет һәм яхшы эш эзләп, туган җирләрен ташлап китә. Ә менә Яңа Биектау авылы халкы үзләре яшәгән төбәкнең чәчәк атуы белән бәхетле. Яшьләр авылда кала, яңа йортлар төзиләр, авыл үсә.

Волонтер елы кысаларында Яңа Биектау авыл мәдәният йортына балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылды. “Тулпар” балалар драма коллективы яшь тамашачылар игъ­тибарына “Волк и семеро козлят” әкияте буенча яңартылган музыкаль тамаша тәкъдим итте. Яңа Биектау тулы булмаган мәктәбенең түбән сыйныф укчыларыннан торган әлеге коллектив 2002 елда оештырылган. Аның җитәкчесе - мәдәният йор­ты мөдире Гүзәлия Сәфиуллина. Коллектив үрнәкле исемен йөртә, балалар халыкара, бөтенрусия, ре­спублика конкурсларында чыгыш ясый, дипломнарга лаек булалар.

Артистларны дәртләндерергә авыл халкы да килгән. Балалар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тота, рольләргә оста керә. Төп роль - Кәҗә Әнине Зәния Хакова башкарды.Аңа, бай тәҗрибәле педагог буларак, тормыш һәм балалар йортларындагы малайлар һәм кызларның пробле­малары ят түгел. Шуңа да балалар бәйрәмгә очраклы гына килмәгән. Чараны оештыручылар аларның үзләрен җәмгыятьтән аерылган итеп тоймавын теләде. Тамашачыларның көчле алкышлары исә максат­ка ирешүне раслады. Аннары китапханәче Нәсимә Фәррахова авыл китапханәсенә экскурсия оеш­тырды. Балалар биредә укучылар белән никадәр күп эшләүләрен, ә иң мөһиме, монда балаларның күп укуларын белде.

Бәйрәм сый-хөрмәтсез буламы! Кунакларны мул табын көтә иде - авыл халкы кунакчыллыгы белән аерылып тора. Бу җәһәттән урындагы эшмәкәр Марат Хәмәтдинов зур тырышлык куйган. Хезмәт ветераны Рәфинә Васикова телеңне йотарлык тәбикмәкләр пешергән, мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Сәфиуллина тәмле чәкчәк әзерләгән, Нәсимә Фәррахова пирог алып килгән. Ә балаларның яраткан ризыгы - пиццаны пьесаның төп герое әзерләгән.

Балалар үзләрен өйдәге кебек хис итте. Кунакчыл төбәктә үткәргән вакыт бездә тәрбияләнүчеләрнең күңелләрендә озак сакланыр. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, шулай ук безнең сәфәр өчен транспорт бүлгән район мәгариф идарәсе на­чальнигы Илнур Әхмәдиевка рәхмәт әйтәсе килә.


Әлфия ХАМАТОВА,

балалар йортының өстәмә белем бирү педагогы.




Читайте нас: