Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
18 Май 2018, 02:00

ТАРТУ КӨЧЕ

Иске Яндыз авыл мәдәният йор­тында төрле бәйрәмнәр, очрашу­лар, концертлар, тәрбияви чара­лар еш үткәрелә,спектакльләр күрсәтелә. Аларның күбесен Фәния Гәрәева исемендәге бию коллективы башкаруындагы мил­ли биюләр бизи.

Биредә теннис, волейбол, футбол, хоккей, бильярд буенча спорт ярышлары үткәрү күптән инде традициягө кергән. Башкача әйткәндә, безнең Мәдәният йортына килгән һәркем күңеленә яткан шөгыль таба. Биредә шундый эшлекле һәм җанлы мохит булдыруга сәнгать җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, мәдәни чараларны оештыручылар Филүс Гәрәев, Альбина Хөснетдинова, китапханәче Лилия Халикова күп көч сала, алар яраткан эшләренә бар күңелен бирә.

Күптән түгел мәдәният йортының халык театры Илшат Юмагуловның "Мәхәббәт кошлары” пьесасы буенча спектакль куйды. Чараның максаты - районның абруйлы бәяләмә комиссиясе алдында “халык театры" исемен яклавы иде.

Авыл халкы тамашаны карарга зур теләк белән җыелды. Биредә пьесаның эчтәлеген сөйләү мөмкин түгел. Сәхнәдә башкарылган хис-кичерешләрне әйтеп кенә аңлатып булмый. Тамашачылар актерларның ихласлыгына һәм осталыгына, сөйләмнең төгәллегенә сокланды. Төрле һөнәр кешеләрен берләштергән коллектив үз максатына иреште. Укытучы Айгөл Галикәева, газовик Илшат Сәлимгәрәев, фельдшер Руслан Галин, сатучы Айгөл Йосыпова, мәдәният йорты эшчәннәре Рөстәм һәм Филүс Гәрәевлар, Альбина Хөснетдинова, Эльмира Әмирова үз рольләрен җиренә җиткереп ачып бирә алды.

Гөлсинә СӘЛИМГӘРӘЕВА, Иске Яндыз авылы.





Читайте нас: