Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
17 апрель 2018, 02:00

Театрлы шәһәр ул

Туймазы татар дәүләт драма театры халык традицияләрен чагылдыручы әсәрләрне сәхнәгә чыгару белән беррәттән, экспериментлардан курыкмыйча, заманча пьесалар белән эшләүче коллектив. Ул туймазылыларны гына түгел, республика һәм илебез тамашачыларын да яңа эшләре белән еш шатландырып тора.


Коллектив – Башкортстанда кече шәһәрләр театрларына яңа тамашаларны сәхнәгә чыгару, аларның сыйфатын күтәрү максатында бирелгән субсидияне алган 6 театрның берсе. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең шушы проекты кысаларында театр ике спектакльне – Хәбибулла Ибраһи-мовның “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе белән А. Островскийның “Котырган акчалар”ын тамашачы хөкеменә чыгарды. Әлеге проект дәвам итә. Планда – А. Арбузовның “Рәхимсез уеннар” драмасы буенча спектакль чыгару.

Күптән түгел театрда Ән-гам Атнабаевның “Игезәкләр” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы үтте. Ул Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллык юбилеена багышланды.

Залда алма төшәр урын юк иде. Тамашачы бу үлемсез әсәрне яратып кабул итте.

Артистлар ихлас һәм оста уены белән беренче минутлардан ук тамашачының игътибарын яулап, аларга яхшы кәеф бүләк итте. Төп геройлар, игезәк кызлар Рәсимә һәм Рәсиләне Динара Вахитова белән Чулпан Раянова башкарды.

Узган гасырның 70нче еллары турындагы якты комедия бик күп тамашачыларның яшьлеген, совет чорын хәтергә төшерде.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Рәссамы – Рөстәм Баймөхәммәтов, композиторы – Башкорт-станның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин.



Читайте нас: