Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
4 апрель 2018, 02:00

ЫРУ ЕЛЪЯЗМАСЫ - ХАЛЫК ТАРИХЫНДА

2017 елның маеннан 2018 елның гыйнварынача Башкортстан Республикасы Архив эшләре буенча идарәсе тарафыннан БР Архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган «Ыру елъязмасы - халык тарихында» тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелде. Билгеле булуынча, безнең районнан катнашучылар анда уңышлы чыгыш ясады: Гран-при һәм икенче урын. Безнең бүгенге әңгәмәдәшебез - шәһәрдәге «Башкортстанстат» дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәүче икътисадчысы Резеда Шәрәфетдинова - Гран-при иясе, барлык номинацияләр буенча җиңүче.


Генеалогик тикшеренүләр - айлык һәм хәтта еллык эш түгөл.

- Әйе, өстәвенә, конкурстагы әлеге нәтиҗә - бердәм, тырыш хезмә тҗимеше. Миңа гаҗәеп яхшы кешеләр ярдәм итте.

- Үзегезнең тикшеренү турында сөйләгез өлө.

- Шуннан башлыйм: без туганым Азамат белән Исмаел авылына нигез салучы башкорт, Елан ыруыннан Бикбау улы Айчуакның нәселен дәвам итүчеләр булып торабыз. Мәктәптә укыганда ук, башлангыч сыйныфларда, укытучы әнием Гүзәлия Урал кызы җитәкчелегендә «Тирмәкәй» түгәрәге

занятиеләрендә башкорт телен, туган төбәкне һәм шәҗәрәне өйрәнә башладым. Район башкортларының чираттагы Корылтаенда, ул вакытта БР Фәннәр академиясенең әгъза корреспонденты Нияз Мәҗитов әниемә (ул Исмаел авылыннан Корылтай делегаты булган иде) XIX гасыр ахырындаXX гасыр башында безнең авылда яшәгән гаиләләр турында архив документы тапшырды. Ул авылыбызның, нәселебезнең, үз шәҗәрәбезнең тарихын тирәнтен өйрәнүгә этәргеч булды да инде. Архив материалларын өйрәнеп, шәҗәрәне тергезү һәм шәҗәрә агачын ясау бик читен булды. 2007 елда безнең гаилә «Эшлекле династия» җәмгыятенең шәҗәрәләр төзү буенча агенствосынаярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Тикшеренүләрне Русия Фәннәр академиясе Уфа Фәнни үзәгенең Тарих, Тел һәм Әдәбият институты хезмәткәрләре үткәрде. Вакытбер урында тормый. Безнең нәселдә яңа гаиләләр барлыкка килә, балалар туа. 2016елда республика«Шәҗәрә» бәйрәменә әзерләнгәндә, район һәм шәһәр хакимиятләре яңа мәгълүматлар кертеп, шәҗәрәбезне кәгазь вариантта төзүдә ярдәм күрсәтте.

- Сез бу конкурска ничек эләктегез?

- Без ирем Ренат белән өч бала тәрбиялибез. Алар 6 нчы «Кояшкай» балалар бакчасына йөри. Аның мөдире Зинфира Әхмәтшина безгә «Ыру елъязмасы - халык та­рихында» тикшеренү конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Балаларыбызның тәрбиячесе Алия Шәрифҗанова минем «Закировлар-Зариповлар гаиләсе шәҗәрәсе» дип исемләнгән эшемнең җитәкчесе булды. Барлык коллектив бәһалап бетергесез зур ярдәм күрсәтте.

- Эзәрлек ничек барды, сөйләгез өлө.

- Без янә архив документларына чумдык, өстәмә әдәбият белән эшләдек, гаиләбезнеңүткәнендә булган вакыйгаларны тергезүөчен элекке фотосурәтләрне кулландык. Материал­ны бөртекләп дигәндәй җыйдык, ә аннары аны җентекләп системалаштырдык. Бизәү өстендә аерым хезмәт салдык. Соңыннан без конкурска республиканың 37 муниципа­литетыннан 130 дан артык заявка тапшырылуы турында белдек. Катнашучылар 9-11 сыйныф укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге яшьләр.

- Һәм нәтиҗә искиткәч яхшы киләп чыкты.

- Әйе, көчле команда эше булды ул. Конкурсны оештыру­чылар - Башкортстан Республикасының Архив эшләре буенча идарәсенә, эшемнең җитәкчесе, 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Шәрифҗановага, өлкән тәрбияче Роза Камаловага, мөдире Зинфира Әхмәтшина җитәкчелегендәге 6 нчы «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына, үземнең укытучы әнием Гүзәлия Закировага, шәһәрнең архив бүлегендә озак еллар хезмәт салган туган апам Фәнилә Дәүләтшинага, Дүртөйле шәһәренең начальнигы Глүсә Ситдыйкова җитәкчелегендәге архив бүлегенең барлык коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерергә телим.

Алсу ГАЙФУЛЛИНА әңгәмәләште
Читайте нас: