Юлдаш
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 февраль 2021, 18:15

Ковид чаралары: вакцинация районда ничек бара

Районда 23 декабрьдән гражданнарга коронавирустан ирекле вакцинация башланды. Вак­цинаны тәүгеләрдә булып үзләрендә медици­на хезмәткәрләре, педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр сынады. Ике компоненттан торган Гам-Ковид-Вак вакцинасын, өч атна ара белән ике тапкыр керттеләр. Бүгенге көнгә районда прививкадан соң куркыныч өстәмә нәтиҗәләр күзәтелмәгән.

Районда 23 декабрьдән гражданнарга коронавирустан ирекле вакцинация башланды. Вак­цинаны тәүгеләрдә булып үзләрендә медици­на хезмәткәрләре, педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр сынады. Ике компоненттан торган Гам-Ковид-Вак вакцинасын, өч атна ара белән ике тапкыр керттеләр. Бүгенге көнгә районда прививкадан соң куркыныч өстәмә нәтиҗәләр күзәтелмәгән.

Теләге булганнар зурлар поликлиникасында укол ясата ала. Үз теләге белән килүчеләр 108 нче бүлмәдә участок терапевтында тикшерү үтә, анда белгеч ярамау ихтималын исәпкә алып, вакцинация ясарга рөхсәт турында пациент­ның анамнезын төзи. Вакцинация прививкалар ясау бүлмә­сендә эшләнә һәм, аның күп вакыт алмавына һәм авырту­ларсыз диярлек үтүенә карамастан, вакцина алган кеше яртысәгать дәвамында медицина учреждениесендә булачак.

«Тиздән, районда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Әңгәсәк, Мәскәү һәм Семилетка авылларында да вакцина ясау пунктлары ачылачак. Шулай ук халыкка иммунизация үткәрү өчен күчмә автотранспорт булдырылачак», - дип сөйләде баш табибның медицина буенча урынбасары ва­зифаларын башкаручы Дилара Шагиева.

Әлеге вакытка 171 кеше вакцинациянең ике этабын да үткән. Пациентларның бер өлеше икенче инъекцияне көтә, ул 5-10 февральдә үтәчәк. Әлегә районга 415 доза кайтарылган. Якын арада яңа партияләр көтелә.

Прививка ясатучылар арасында 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Сафина да бар. Педагог әйтүенчә, при­вивкага ул үзенең олы яшьтәге әти-әнисен авыру йоктыру ихтималыннан саклау өчен барган. «Үзем өчен курыкмадым, вирусны авыр кичермәс идем, дип уйлыйм. Әмма якынна­ рымны куркыныч астына куясым килми. һәм моңа үкен­мим дә. Вакцинациядән соң миңа тынычрак булып калды, хәзер мин җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, туганарым янәшәсендә иркенләп йөри алам. Прививкага килгәндә, аны әйбәт үткәрдем. Декабрьдә вакцинаның беренче компонентын керткәч, кичкә минем температурам күтә­релде, дерелдәү булды. Икенче көнгә бу симптомнар күзәтелмәде. Ә вакцинаны икенче тапкыр керткәндә бер­нинди реакция дә сизелмәде. Прививка ясатыр алдыннан табиб-терапевт та, укол ясаган шәфкать туташы да мине кызыксындырган сорауларның барысына да җаваплар бирде», - дип сөйли Айгөл Рәвис кызы.

Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют хезмәткәр­ләре дә прививка кампаниясен үткән. Анда эшләүчеләр барысы да бердәй булып, вакцина ясату явыз чирне җиңү­дә бердәнбер алым, дип исәпли. «Безнең коллективка ковидтан прививка ясатырга тәкъдим иткәч, мин шунда ук риза булдым, - диде тәрбияче Илүсә Гыйндуллина. - Чөнки безгә үзебезне генә түгел, бәлки, балалар коллективын да сакларга кирәк».

Әмма, һәр мәсьәләдәге кебек, күпме кеше - шулкадәре фикер. Дүртөйлеләрнең бер өлеше вакцина ясатырга кыю бара, шул ук вакытта икенчеләр аларга ышанмыйчарак карый. һәр якның да «әйе» һәм «юк» дигән үз аргументлары. һәм аларның кайсы хаклы булуын беркем дә әйтә алмый. Үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен һәркем үзе җаваплы».

Читайте нас: