Юлдаш
+7 °С
Облачно
Коронавирус
2 Ноября 2020, 08:55

Коронавирус йогышы. Сораулар бар...

Район хакимиятендә районда коронавирус инфекциясе хәле буенча брифинг узды, анда үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Дилара Шаһиева, автотран­спорт предприятиесе директоры Ринат Насыйбуллин һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары дүртөйлеләрнең сорауларына җавап бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google

Район хакимиятендә районда коронавирус инфекциясе хәле буенча брифинг узды, анда үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Дилара Шаһиева, автотран­спорт предприятиесе директоры Ринат Насыйбуллин һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары дүртөйлеләрнең сорауларына җавап бирде.

- Безнең госпитальдә коронавирус белән авыручылар өчен буш койкалар бармы?

- Хәзерге вакытта 25 койка эшли, буш урыннар бар. Киләчәктә койка фондын арттыру планлаштырыла.

- Өйдә коронавируска анализ алалармы?

- Әйе, алалар, моның белән өлкәннәр поликлиникасы шөгыльләнә. Барлык сораулар буенча поликлиника мөдире Азамат Әдип улы Латыйповка мөрәҗәгать итегез (контакт­лар монда: https://vk.com/wall552135440_411).

- Әгәр кеше өйдә коронавирустан дәвалана икән, ул уколлар һәм системаларны ничек алырга мөмкин?

- Авыруның җиңел формаларында уколлар билгеләү таләп ителми, дәвалау таблеткалы формада уза.

- Дүртөйле поликлиникасының «Кызыл зонасы» на йөкләнеш нинди, зур чиратлар проблемасын хәл ителәме?

- Йөкләнеш ифрат зур. «Кызыл зонада» пациентларны берьюлы берничә терапевт кабул итә, табиб-ординаторлар чакырылган.

- Яңа аппаратны монтажлау нинди стадиядә?

- Чәршәмбедән яңа аппаратны монтажлау башланды, аны ноябрь башында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ә әлегә халык Уфаның 13 нче шәһәр клиник дәваханәсенә җибәрелә, ковидлы пациентлар - Нефтекама дәваханәсенә.

- Пневмонияле пациент сәламәтләнгәннән соң кон­троль КТ уза аламы?

- Уза ала, тик әгәр дә күрсәткечләр булса һәм участок терапевты киңәше буенча.

- Безнең районда коронавирус белән авыручыларны дәвалаганда антиковид плазма кулланыламы?

- Әйе, кулланыла.

- Дүртөйледә яшәүчегә ничек плазма доноры булырга?

- Теләүчеләр Республика кан алу станциясенә мөрәҗә­гать итә ала.

- Безнең поликлиникада антитәнчекләргә кан биреп буламы?

- «БРда COVID-^га лаборатория диагностикасын камилләштерү турында» гы боерык нигезендә, анализны ИФА методы белән тапшыра алучылар исемлегенә про­фессиональ эшчәнлек вакытында авыру йогу куркынычы булган медицина оешмалары хезмәткәрләре керә, калган­нары - бары тик түләүле нигездә генә үтә ала.

- Коронавирус йоктыруның кабат очраклары бармы?

- Юк, мондый очраклар безнең районда теркәлмәгән.

- Гриппка каршы вакцинация дәвам итәме?

- Әйе, прививка ясау да бик мөһим, бигрәк тә хәзерге шартларда, чөнки төрле вирусларны катнаштыру җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.

- Җәмәгать транспортын еш дезинфекциялиләрме?

- Көнгә ике тапкыр.

- Кибетләр сатып алучыларга битлек һәм перчаткалар бирергә тиешме?

- Республика Башлыгы указы буенча, сатып алучылар кибетләргә шәхси саклану чаралары белән керергә тиеш. Әгәр бу таләп бозылса, сатучылар сатып алучыларга хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы. Ә аларга битлек һәм перчаткалар бирү тәкъдим итү характерында гына.

- Район волонтерлык штабының «кайнар линия»се эшлиме?

- Әйе, ул үз эшен пандемия башланганнан бирле туктат­мады. 8(34787)2-20-42 телефон номеры буенча үзизоляциядә утыручылар һәм ярдәмгә мохтаҗлар (бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулар белән авыру­чылар) шалтырата ала, волонтерлар дарулар һәм азык- төлек сатып алырга ярдәм итәчәкләр.

Район хакимиятенең мәгълүмати-аналитик эш бүлеге тарафыннан әзерләнде.

Читайте нас