Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыручылар саны тәүлек эчендә 33 кешегә артты һәм 7 667кә җитте, дип хәбәр иттеләр региональ сәламәтлек саклау министрлыгында.
Пандемия башланганнан бирле 6 859 кеше сәламәтләнү белән язылган, шуларның 39ы — узган тәүлек эчендә.
Бүгенге көндә республиканың шәһәр һәм районнары хастаханәләрендә 72 коронавирус белән йогышланган, шуларның 10сы-авыр хәлдә.
COVID белән авырган тагын 708 кеше җиңел формада дәвалана.
"COVID-19дан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән, үлүчеләр саны элеккечә 28 кеше тәшкил итә»,-дип ассызыклады Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Соңгы тәүлектә ачылган хастаханәдән тыш пневмония белән авыручыларга килгәндә, аларның саны 82гә кадәр арткан. Шул ук вакыт эчендә 113 пациент сәламәтләнү белән язылган.