Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 август 2020, 18:50

Үзеңне сакла: битлек ки

Чираттагы тапкыр, җәмәгать транс­портына утыргач, битлек режимын бетергәннәрме, әллә пассажирлар бу хакта оныттымы, дигән фикер туа. Тик әлегә тынычланырга иртәрәк. Стати­стика берникадәр алга китеш турында сөйләсә дә, сакланырга кирәк.

Дүртөйле автотранспорт предприятиесе водительләре һәм кондукторлары пасса­жирларга җәмәгать транспортында бул­ганда индивидуаль саклану чараларын кию турында пассажирларның хәтеренә төшереп тора. «Күпчелек кешеләр әлеге мәҗбүри чараны аңлап кабул итә һәм киңәшне үти. Тик пассажирлар арасында буйсынмаучылар да бар. Без аңлыйбыз, кешеләр инде арыды, ә җәй көне автобус салонында битлек киеп утыру аеруча авыр, шулай да, сәламәтлекне саклау мөһим», - ди Дүртөйле АТП директоры урынбасары Гөлнара Хаҗиева.

Башкортстан Республикасы Башлыгының «Югары әзерлек» режимын кертү турында»гы Указы да шул хакта сөйли. Анда, пасса­жирлар йөртү эшчәнлеген башкаручылар көн саен үз транспортын дезинфекцияләү чаралары үткәрергә, COVID-2019 ны кисәтү мәсьәләләре буенча белешмәлекләр, ли­стовкалар белән тәэмин ителергә, шулай ук саклану битлекләре булмаган пассажир­ларны хезмәтләндерүдән баш тартырга тиеш, диелә.

Гөлнара ЯППАРОВА.

Читайте нас: