Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 Май 2020, 17:00

Автобуслар дезинфекцияләнә

Барлык шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара юнәлештәге авто­бусларда да антисептик эретмә салынган флаконнар урнаштыра башладылар. Сүз 40 тан артык транспорт чарасы турында бара. Кирәк булуына карап, флаконнар тулыланачак.

«Моннан тыш, автобус салоннары көнгә ике тапкыр дезинфекцияләнә һәм җилләтелә. Дүрт автобуста пассажирлар­ны дистанцияне үтәү һәм шәхси саклану чаралары - битлекләр һәм перчаткалар белән файдалану кирәклеге турында искә төшерә торган тавыш автоинформаторлары урнаштырылган. Шундый ук мәгълүмат предприятиенең барлык башка транс­порт чараларында пассажирлар өчен белешмәлекләрдә дә бар»,- дип сөйләде Дүртөйле автотранспорт предприятиесе директорының ташулар буенча урынбасары Гөлнара Хаҗиева.

Читайте нас: