Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 апрель 2020, 14:15

Үзизоляция вакытында нәрсә белән шөгыльләнәләр?

«Үзизоляциянең тәүге көннәреннән үк район­дагы мәдәният учреждениеләренең 50 дән артык эшчәне волонтерлар һәм ирекмәннәргә әверелде. Алар социаль хезмәтләргә актив ярдәм итә, шулай ук полиция хезмәткәрләре белән бергә урамнар­да, шәһәр һәм районның җәмәгать урыннарын­да патрульлек итә», - дип сөйләде мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Мәсәлимова.

«Үзизоляциянең тәүге көннәреннән үк район­дагы мәдәният учреждениеләренең 50 дән артык эшчәне волонтерлар һәм ирекмәннәргә әверелде. Алар социаль хезмәтләргә актив ярдәм итә, шулай ук полиция хезмәткәрләре белән бергә урамнар­да, шәһәр һәм районның җәмәгать урыннарын­да патрульлек итә», - дип сөйләде мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Мәсәлимова.

Музыка һәм сәнгать мәктәбен, Исмаел сәнгать мәктәбен, мәдәни- ял үзәген, Дүртөйле татар драма һәм комедия театрын, китапханәләрне, авыл клубларын һәм башка учреждениеләрне үз эченә ал­ган район мәдәният идарәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе тара­луга каршы көрәштә актив эш алып бара. Эшләми торган дип игълан ителгән беренче көннәрдәнүкалар волонтерлык эшенә кушылды.

Бүгенге көнгә ирекмәннәр «За­бота» Халыкны социаль хезмәтлән- дерү үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Алар көндәлек кирәкле товарлар, азык- төлек һәм дарулар китерү белән шөгыльләнә. Башкортстан Респу­бликасы Башлыгы кушуы буенча, шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләргә үзизоляция режи­мын үтәргә кирәклеге турында сөйләүне трансляцияләү оешты­рылган. Себердән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайткан дүртөйлеләрне һәм авылларда яшәүчеләрне йөреп чыгу үткәрелгән. 14 көнлек үзизоляциядә булганнарның хәле канәгатьләнерлек.

Волонтерлар әйтүенчә, ан­дый рейдлар вакытында алар билгеләнмәгән вакытта урамда булган гражданнарга аңлату эшләре алып бара. Кайчакта ялгызы гына урамда йөргән балалар очрый. Бу очракта алар балаларның шәхесен ачыклый, аларны өйләренә озата һәм әти-әнисе белән сөйләшә. Волонтерлар гражданнарны адми­нистратив җавапка тарттыра алмый.

Рейдлар вакытында шулай ук мәдәният учреждениеләрен тикшерәләр. Эшләр вакытлыча туктатылуга карамастан, аутсорсинг компанияләр үз эшчәнлеген дәвам итә - биналарны җыештыралар һәм тулы дезинфекция үткәрәләр.

Үзизоляция һәм коронави­рус инфекциясе таралуга каршы көрәш режимын үтәүгә контрольне тәэмин итү өчен районда ирекле халык дружинасы (ДНД) булды­рылган, алар сафында мәдәният учреждениесеннән өч хезмәткәр бар.

«Халык дружинасына битараф булмаган һәр гражданин керә ала. Бүгенге көнгә анда шәһәр буенча 45 кеше һәм район буенча 100 гә якын кеше җәлеп ителгән. Алар төрле һөнәр вәкилләре. Көненә ике тап­кыр, иртәнге 8 дә һәм кичке 5 тә дру­жиначылар патрульгә чыга», - дип аңлатма бирде хокук тәртибен бозу­ларны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш комиссиясе секретаре Илшат Закирҗанов.

Дружиначылар инструктаж үтә һәм эчке эшләр органна­ры хезмәткәрләре белән бергә шәһәрдә патрульгә чыга. Бүген аларга һәм полицейскийларга үзи­золяция таләпләрен үтәмичә, үзен һәм башкаларны куркыныч астына куючыларны җавапка тарту буенча җитди бурыч йөкләтелгән.

Республикада 20 апрельдән кертелгән үзизоляция чараларының катгыйлануы белән, халыкны мас­совый тикшерү һәм штрафлар салу башлана.

Читайте нас: