Коронавирус симптомнары гадәти гриппныкына охшаш: тән температурасының югары булуы; баш авырту; хәлсезлек; ютәл; сулыш алуның авырлашуы; мускуллар авырту; күңел болгану; косу; диарея.
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча 7 адым:
1. Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамашалы чараларга барудан, кеше күп йөргән вакытта транспортка утырудан тыелыгыз.
2. Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланылаторган медицина битлекләре (респиратор) киегез, аларны 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
3. ОРВИ билгеләре булган (ютәл, төчкерү, борыннан бүлендек чыгу) кешеләр белән бер бинада торырга һәм бәйләнештә булырга тырышмагыз.
4. Урамнан кергәннән, чит кешеләр янында булганнан соң, кулларыгызны сабынлап юыгыз.
5. Гаджетларны, оргтехника һәм үзегез кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.
6. Исәнләшкәндә кочаклашуны һәм кул бирүне чикләгез.
7. Шәхси гигиена әйберләреннән генә (тастымал, теш щеткасы) файдаланыгыз.
Коронавирус инфекциясенә шик булганда 5 кагыйдә:
Өйдә калыгыз. Хәлегез начарланса, табиб чакырыгыз,аңа соңгы ике атнада үзегезнең кайларда булуыгызны, кемнәр белән аралашуыгызны әйтегез. Табиб киңәшләрен төгәл үтәгез.
Сәламәт кешеләр, аеруча олы яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булган кешеләр белән аралашуны мөмкин кадәр киметегез. Авыру кешене бер генә кеше карау яхшырак.
Йөткергәндә яки төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар яки кулъяулык белән авызны каплагыз. Алар булмаса, терсәккә төчкерегез.
Индивидуаль гигиена әйберләреннән һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланыгыз.
Бинаны дезинфекция чаралары кулланып, дымлы чүпрәк белән юып чыгыгыз, ешрак җилләтегез. Шушы кагыйдәләрне үтәү коронавирус һәм грипп белән авырмаскаярдәм итә. Сәламәт булыгыз!Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Ф.ФАЗЛЕТДИНОВА, район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы буенча табибы.