Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 14:15

Анализлар - махсус лабораторияләрдә генә

Башкортстанда коронавирус пандемиясен явыз нияттә файдаланучы мошенниклар барлыкка кил­де.

Башкортстанда коронавирус пандемиясен явыз нияттә файдаланучы мошенниклар барлыкка кил­де.

Билгесез кешеләр фатирлар буйлап йөри һәм үзләрен санэпидемстанция эшчәннәре дип таныталар. Алар корона­вирус белән зарарланудан профилактика өчен фатирларда санитар эшкәртү үткәрәбез дип әйтәләр. Бу дөрес түгел! Санэпидемстанция бары тик гомуми файдалану урыннарын гына эшкәртә, шәхси кешеләрнең торакларын коронавирустан дезинфекцияләү белән алар шөгыльләнми.

Тагын да, «эшкуарлар» дигән кешеләр, янәсе, коронавируска экспресс-тест үткәрергә тәкъдим итеп, кешеләрнең ишекләрен шакый. Болар да мошенниклар. Андый анализ­лар бары тик Уфа һәм Нефтекама шәһәрләрендәге махсус медицина учреждениеләрендә генә үткәрелә. Бу эш өйдә башкарылмый.

Уяу һәм сак булыгыз! Якыннарыгызга да моны җиткерегез.

Читайте нас: