Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 17:45

Дөрес мәгълүмат район хакимияте сайтында булачак

- Ни кызганыч, без яңа коронавирус белән авы­ручылар ачыкланган тәүге муниципалитетларның берсе булдык, - диде авыру тара­луга каршы көрәш буенча штабның чираттагы утыры­шын алып баручы район хаки­мияте башлыгы Риф Йосыпов. - Шуңа да хәлне контрольдә тоту өчен безгә ары таба ни­чек эшләүне уйларга кирәк.

- Ни кызганыч, без яңа коронавирус белән авы­ручылар ачыкланган тәүге муниципалитетларның берсе булдык, - диде авыру тара­луга каршы көрәш буенча штабның чираттагы утыры­шын алып баручы район хаки­мияте башлыгы Риф Йосыпов. - Шуңа да хәлне контрольдә тоту өчен безгә ары таба ни­чек эшләүне уйларга кирәк.

Рәсми мәгълүматлар буенча, яңа вирус утырыш эше моментына районда яшәүче ике хатын-кызда ачыкланган, алар илдән читкә чыккан булган. Алар Уфа шәһәренә озатылган, авыру җиңел формада үтә. Аларны шәһәр эчендә йөрткән таксист карантинда. Бу хакта утырышта район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин җиткерде, ул социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда күп кенә «фейк» мәгълүматлар йөрүен дә ассызыклады. Моңа каршы тору да штабның әлеге вакыттагы эшендә приоритетлар исәбендә. Барлык дөрес мәгълүмат, штаб карарлары район хакимияте сай­тында һәм социаль челтәрләрдәге группаларда оператив рәвештә урнаш­тырылачак, кызыксынучылар барысы да мәгълүматны алырга мөмкин. Шулай ук көн саен көндезге сәгать икедә рес­публикада коронавирус мәсьәләсе буенча брифинг үткәрелә, аның туры трансляциясен ютубта карарга мөмкин.

Аптекаларда дезинфек­ция матдәләренең һәм тиешле препаратларның булуына килгәндә, алар белән нормаль хәл, ягъни алар бар. Бу хакта провизорлар ышандыр­ды. Маскалар белән хәл проблемалы. Тик бу мәсьәлә дә хәл ителә. Ары таба маскалар аптекаларга кайтарылачак. Шулай ук аларны урындагы тегү ателье­сы җитештерәчәк. Үзләре материал сатып алып, үз көчләре белән аларны тегүче хуҗалык субъектлары бар. Штаб әгъзалары аптекаларның эпидемия чо­рында график буенча тәүлек әйләнәсенә эшләү мәсьәләсен дә тикшерде.

Район хакимияте башлыгының икъ­тисад буенча урынбасары Гөлнара Кашаева әйтүенчә, сәүдә ноктала­ры мониторингы беренчел кирәкле товарларның һәм шикәр, ярма, макарон кебек азык-төлекнең сатуда булма­вын ачыкламаган. Дөрес, аларның кайберләренә бәяләр бераз күтәрелә. Бәяләр кинәт күтәрелгән очракта хәлне нормальләштерү буенча аерым чаралар күреләчәк.

Мәгариф системасындагы хәлгә ка­рата түбәндәгеләр әйтелде: 1 апрельгә кадәр бөтен мәктәпләр дә каникулда, ары таба хәлләрнең торышына карап, дистанцион укыту мәсьәләсе каралачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләре эшендә чикләүләр бар. Балалар бакча­ларында вирустан саклану буенча чара­лар күрелгән. Әгәр әти-әниләр баланы мәктәпкәчә учреждениегә йөртергә теләми икән, бу рөхсәт ителә, ягъни, балалар бакчаларына баруның ирекле режимы кертелгән.

Әлегә мәдәният учреждениеләре дә күп кеше катнашлыгындагы барлык чараларны туктатты.

Предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, аларда санитар эшкәртү таләпләренең ничек үтәлүе хакында җиткерде.

АТП җитәкчесе Ринат Насибуллин сүзләренә караганда, шәһәр буенча йөрүче транспорт билгеле вакыт аралы­гында дезинфекция үтә. Моның белән автобус водительләре һәм кондуктор­лар шөгыльләнә.

Район үзәк дәваханәсендә профосмотр, диспансеризация һәм дәваханәгә планлы салу туктатылган. Зурлар поликлиникасында гадәти пациент­ларны кабул итү дә чикләнгән. Меди­цина хезмәткәрләре 60 яшьтән өлкән кешеләрнең өйдә торуын сорый. һәм, гомумән, мөмкин булганның барысын да, алар киңәш иткәнчә, дистанцион режимга, өйгә күчерү зарур.

Штаб утырышында шулай ук төрле түләүләр алу өчен социаль хезмәтләргә баруга, карантинда булган кешеләрнең махсус режимны үтәүләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Өйдә калырга тиешле кешеләргә азык-төлек, дарулар һ.б. китерү буенча ярдәм күрсәтү өчен мобиль группалар булдырылган.

Роспотребнадзор белгеч-эксперты Алсу Кашапова биналарны җыештыру һәм дезинфекцияләү (шул исәптән, үз-үзеңне изоляцияләү барышында шәхси фатирлар һәм йортларны) буенча рекомендацияләр укыды. Ул шулай ук РФ Баш санитар табибының илгә чит илләрдән кайткан кешеләргә кагы­лышлы карарын җиткерде.

Түбәндә Колл-центрның телефон номерлары, алар буенча корона­вирус хәвефе мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин; 8-800­201-89-03, 8(347) 279-91-20.

Читайте нас: