Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 апрель 2021, 16:45

«ДюртюЛеди» бронза медаль алды!

Узган шимбәдә, 3 апрельдә, Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының эшләүче яшьлә­ре арасында КВН фестивале узды.

Узган шимбәдә, 3 апрельдә, Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының эшләүче яшьлә­ре арасында КВН фестивале узды.

Анда барлыгы 20 команда катнашты, алар арасында Татарстан, Чиләбе өлкәсе һәм Пермь краеннан да кунаклар бар иде. Катнашучылар арасында Иске Баеш интернат-йортының «ДюртюЛеди» коман­дасы да булды. Хезмәткәрләр фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар һәм лаеклы рәвештә мактаулы 3нче урын алдылар. Безнең районнан КВНда барлыгы 3 команда чыгыш ясады һәм алар: «Гаилә» төньяк-көнбатыш районара үзәгенең «SZfresh» командасы - «Киләчәк Хезмәт министрлыгы», күппрофильле колледжның «Зур үзгәреш» командасы - «Иң пози­тив», «ДюртюЛеди» командасы - «Иң югары хезмәт хакына лаек команда» номинацияләрендә бүләкләнделәр.

Уенны оештыручылар - Төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәм «Уфа шәһәренең Шаяннар һәм тап­кырлар клубы» белән берлектә Респуб­лика профсоюзлары федерациясе. Фестивальдә катнашучыларның барысы да үзләренең кабатланмас стилен тап­шырырга, үзенчәлекле юмор хисен күр­сәтергә, тамашачыга һәм жюрига ошар­га тырыштылар. Аларның кыюлыклары, артистлык һәм сөйкемлелеге чараны ис­киткеч мавыктыргыч һәм истә калыр­лык итте.

Индира АРАСЛАНОВА, Иске Баеш интернат-йорты хезмәткәре.

Читайте нас: