Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 март 2021, 16:50

Алар иң яхшы исеменә көч сынашты

Безнең районның хатын-кызлары кухняда һәм хуҗалык эшләрен алып баруда гына түгел, бәлки автомобиль йөртү осталыгын­да да ярыша. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен белү, машинага идарә итүнең практик алымнары - бу гүзәл зат вәкилләренең «Автоледи-2021» район конкурсындагы сынауларының тулы булмаган исемлеге.

Безнең районның хатын-кызлары кухняда һәм хуҗалык эшләрен алып баруда гына түгел, бәлки автомобиль йөртү осталыгын­да да ярыша. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен белү, машинага идарә итүнең практик алымнары - бу гүзәл зат вәкилләренең «Автоледи-2021» район конкурсындагы сынауларының тулы булмаган исемлеге.

Районның төрле оешмалары данын як­лаучы сигез конкурсант иң яхшы исемен алу өчен көрәште. Катнашучылар ярыш­ларның беренче этабында «В» категория­сендә юл хәрәкәте кагыйдәләренең имти­хан билетларын уңышлы чиште. Ары таба конкурсантлар өй эшен - үз автомобиль­ләренең презентациясен тәкъдим итте. Конкурсның бу өлешенә кызлар бик кре­атив караган. Үзләренең тимер «юлдаш­ларын» шарлар, чәчәкләр, эшләпәләр, тасмалар белән бизәгән, аның хөрмәтенә шигырь юллары уйлап язганнар, үз тор- мышларында автомобильнең роле турында да сөйләделәр. Күпләре автотранспорт йөртү белән бәйле кызыклы вакыйгаларны хәтергә төшерде. Ирина Нәсибуллина өчен, мәсәлән, ЮХХДИ инспекторы белән беренче очрашу бәхетле кияүгә чыгу белән тәмамланган.

Конкурсның йомгаклау этабы, әлбәттә, автомобиль йөртү осталыгын күрсәтү иде. Кызлар ике күнекмә - 90 градуска борылу һәм «змейка» башкарды. Таләпчән хөкемдар эшен ДОСААФ преподавателе Марат Гарипов үтәде. Ул барлык бәхәсле моментларны җиңел генә көйләде һәм катнашучыларның берсенә дә «яклау» күрсәтмәде. Конкурста катнашучылар гына түгел, бәлки хатын-кызлар өчен җан атарга килгән тамашачылар да дулкынланды. Алар арасында БР Диңгез җыелышы Дүртөйле филиалы офицерлары, Барлык дәверләр пограничниклары җәмгыятенең Дүртөйле районы әгъзалары, интернационалистлар һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов, инвалидлар җәмгыяте рәисе Зәйтүнә Гатауллина, шәһәр мәктәпләреннән тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укытучылар бар иде. Музыкаль яктан «Изге ай» халык фольклор ансамбле артисты Нәгыйм Шәйхетдинов бизәде.

Әйткәндәй, конкурста катнашучыларның күбесенең автомобиль йөртү тәҗрибәсе зур. Лира Әхмәтҗанова үзенең «карлыгачы» (ул аны яратып шулай әйтә) руле артында елдан күбрәк. Ирина Ваһапованың во­дитель стажы 13 ел. Барыннан да бигрәк, Гөлназ Мөхәммәтҗанова шаккатырды - 20 ел дәвамында аның бер генә дә штрафы юк.

- Бераз дулкынлану булуга карамастан, хатын-кызлар заданиеләрне уңышлы башкарды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - дип билгеләде чараны оештыручы, ДОСААФ урындагы бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ришат Вәлиев. - Без үзебезнең алга юл-транспорт фаҗигаләрен кыскарту буенча зур максат куйдык. Бүгенге көнгә әлеге авыр мәсьәләне хәл итү юлларының берсе - профилактика. Әлеге чара нәкъ шуңа юнәлтелгән. Без водительтләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына карата ихтирамлы һәм сакчыл караш мөһим булуын хәтергә төшерәбез, - дип билгеләде Ришат Рик улы.

Очрашу ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләртапшырылды. Төрле матурлык хезмәтләре алуга бирелгән сертификатлар кызларның күңеленә аеруча хуш килде. Чараның спонсорларының берсе булып, «Гарант» автокомплексы хуҗасы, урындагы бизнесмен Ришат Вагазов чыгыш ясады. Ул җиңүчеләргә - автомобильне бушлай юдыруга, калган катнашучыларга диагностика картасы алуга сертификатлар тапшырды. Лилия Жданова - беренче, Нурия Габба­сова - икенче һәм Гөлназ Мөхәммәтҗанова өченче урыннарны яулады. «Оригиналь визит карточкасы» номинациясендә - Эльвира Гильданова, «Җиңүгә омтылыш өчен» - Ре­гина Хәйруллина җиңүче булды.

«Автоледи» конкурсының идея оешты­ручысы - ДОСААФның урындагы бүлеге яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендәге элекке традицияләрне тергезү, граждан­нарны хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләү, физик культураны, спортны һәм башка юнәлешләрне үстерү буенча эшләүгә йөз тота.

Читайте нас: