Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 ноябрь 2020, 12:45

Бүләккә - машина

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне алдыннан БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров иң яхшы механизатор һәм водительләрне- «Уңыш-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне алдыннан БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров иң яхшы механизатор һәм водительләрне- «Уңыш-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар арасында безнең якташыбыз Илгиз Зарипов та бар. Быел ул «2020 ел уңышын җыеп алуда иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» номинациясендә иң югары нәтиҗә күрсәткән, моның өчен аңа яңа машина ачкычы тапшырылды.

Илгиз Тимерсалих улы күпмедер вакыт туган авылында «Әсән» колхо­зында эшләп, армиядән соң хезмәт эшчәнлеген «Центральная» МТС авыл хуҗалыгы предприятиесендә башлый. Шулай бервакыт «КамАЗ» йөк маши­насы руле артына утырып, ул әле дә сайлаган һөнәренең дөреслеген ел саен югары нәтиҗәләр белән раслап, басудан ашлык ташуны дәвам итә. Предприятие җитәкчеләре водительнең профессиональлеген һәм осталыгын бер генә тапкыр билгеләмәгән, аны мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Июльдән октябрьгә кадәр сузыл­ган урып-җыю кампаниясе дәвамында Илгиз Гарипов максатчан рәвештә нәтиҗәгә эшләгән. «Кайчагын да машинада йокларга, берничә көн өйдә күренмәскә туры килде, - ди бүгенге героебыз, - тик хәзер менә мин аңлыйм, тырышлыгым юкка булма­ган. Шулай да, көтеп алынган җиңүне ишеткәч, мин бервакыт шок та, шатлык хисе дә кичердем. Мондый югары бүләк алгач, тагы да күбрәк эшлисе һәм яңадан-яңа үрләргә ирешәсе килә».

Өстәвенә, яшь эшченең кемнәр өчендер тырышасы да бар. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике малайлары үсеп килә. Алар өчен әти һәрчак үрнәк өлгесе булып калырга тиеш. Әйткәндәй, олы уллары Самир быел беренче сый­ныфка барган, ике яшьлек Артур әлегә әнисе белән өйдә.

Конкурска кире әйләнеп кайтып, бу көнне Хөкүмәт йорты мәйданында яңа машинага республикабызның төрле почмакларыннан тагын 19 җиңүче ия булуын да билгеләп үтәсе килә. «Иң яхшы» исеменә конкурс ун номинация буенча үткәрелде. Иң яхшы ашлык җыю комбайны операторлары, чөгендер җыю комбайны операторы,үзйөрешле чапкыч операторы, туңга сөрү буенча иң яхшы механизатор сайланды.

Өстәвенә, мондый кыйммәтле бүләк алу - бөек уңыш түгел, ә зур хезмәт һәм максатчанлык, дип саный безнең герое­быз. Сүз уңаеннан, узган ел да җиңүче­ләр арасында якташыбыз бар иде.

Читайте нас: