Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 сентябрь 2020, 13:20

«Яшьлек» чишмәсе янында

Безнең республикада «Аек авыл» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. 2019 елның июленнән, Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы буенча, әлеге конкурс яңадан тер­гезелде. Ә районнарда республика конкурсының муниципаль этабы дәвам итә.

Күккуян авыл җирлегендә Урман-Асты авылының «Яшьлек» чишмәсе янында «Аек авыл» конкурсы кысаларында мәдәни- массакүләм чаралар узды.

Урман Асты авылы 1764 елда барлыкка килгән. Бу кечкенә авыл уникаль матур җирдә урнашкан, куе урманнар арасында булганга күрә, Урман Асты дип атаганнар. Ике чишмә бар, «Яшьлек» не өченче ел ачканнар, бу чишмәгә хәтта башка авыллардан да киләләр, су чиста һәм бик тәмле, дип уртаклаштылар авылдашлар. Икенче чишмә төзекләндерелү чорында. Авыл, җирле инициативаларга ярдәм итү программасы буенча, грант откан һәм чишмә янында балалар мәйданчыгы урнаштырачаклар. Урам баганаларында ут үткәрелгән. Быел фельдшер-акушерлык пункты ачылган, моңа халык бик тә сөенгән. Авылда 112 йорт, 204 кеше яши. Күпчелеге өлкән халык, иң олы кешегә 91 яшь. Чараны авыл җирлеге башлыгы Хәлил Мисбах улы Хаҗиев ачып җибәрде, авыл халкын котла­ды, аның тарихы турында, соңгы елларда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Җәй көннәрендә ихаталары конкурсы узган һәм Хәлил Мисбах улы ике номинация буенча җиңүчеләргә тантаналы рәвештә грамоталар тапшырды:«Иң чәчәк аткан ихата», «Иң чиста һәм пөхтә ихаталар».

Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район Советы секретаре Венера Фәйзиева котлады, ул, үз чиратында, «Аек авыл» конкурсының кагыйдәләре белән таныштырды, уңышлар теләде.

Ивач авылының «Калык сем»(«Халык көйләре») халык фольклор ансам­бле бәйрәмне үзенең моңлы, дәртле җырлары белән бизәде. Эльвира Нәбиева җитәкчелегендәге «Тамчылар» бию коллекти­вы барлык тамашачыларга нур өләште. Илмира Сәлимованың халык биюләренә попуррие биетте дә, көлдерде дә. Ирина Сөләймәнова һәм Рәфит Нурлыгаяновның җыр-моңнары берсен дә битараф калдырмады. “Урман Асты авылы кечкенә булса да, халык актив, һәрвакыт инициатива күрсәтә һәм ярдәм итәргә омтыла. Мондый халык ярдәме булганда, без призлы урын алыр­быз, дип уйлыйм”, - диде авыл старостасы Харис Фазылов.

Читайте нас: