Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
21 август 2020, 13:40

Таш-Елга

Матур исемле матур авыл. Мон­да яхшы каралган ихата-бакчалы ныклы йортларда яхшы күңелле кешеләр яши. Ихласлар, хезмәт сөючәннәр, кунакчыллар.

Матур исемле матур авыл. Мон­да яхшы каралган ихата-бакчалы ныклы йортларда яхшы күңелле кешеләр яши. Ихласлар, хезмәт сөючәннәр, кунакчыллар.

Ә бәйрәмнәр! Аларның бәйрәмнәре бик күркәм үтә - җырлар, биюләр, викториналар, ярминкәләр һәм, һичшиксез, елга балыгын да сатып, аукционнар белән. Әлбәттә, якында гына, гүзәл утрауны урап, ташлар өстеннән толымланып, Агыйдел елгасы ага бит! Узган ел авылда яшәүчеләр үзләренең шәҗәрәләрен өйрәнделәр, бу асыллардан да асылрак ямьле бәйрәм үткәрү өчен нигез булды.

Быел таш-елгалылар «Аек авыл» конкур­сында катнашырга карар итте. Беренче эш итеп, кое төзеделәр.

- Урамда безнең кое юк иде, - дип сөйли авыл старостасы Гөлсинә Нурисламова. Күптән казырга теләгән идек, акча җитеп бетмәде. Күптән түгел минем янга авылда­шыбыз Рәшит Сибәгать улы Гаскәров килде һәм кое төзергә акча тәкъдим итте.

Кое төзү эше тиз барды. Ике көн эчендә казып,су таптылар - кое төбендә челтерәп ике чишмә чыга. Шулар коены чиста эчәргә яраклы су белән тутыра. Профнастил кой­ма белән әйләндереп алдык, түбә ясадык, эскәмия куйдык. Эшне башкаручылар - Глүс Баян улы Газизов, Борис Барый улы Мәнкиев, Дамир Мәдхат улы Фатхелбаянов.

Узган шимбәдә Таш-Елгада коены тан­таналы ачу чарасы үтте. Чара башланганчы ук кое янында аккомпаниаторы, тирә-якта танылган баянис Әхнәф Ситдиков, белән Флорида Французова җырга репетиция үткәрә иде.

Гөлсинә Заһит кызы, чараны ачып, коеларның килеп чыгу тарихын һәм аларның кеше яшәешендәге әһәмияте турында сөйләде. Шуннан үзе язган «Рәшит коесы» исемле күңелләргә үтеп керерлек шигырен укыды. Миядек авыл совет хакимиятенең эшләр башкаручысы Игорь Муратов урын­дагы хакимият башлыгы Александр Ишалин исеменнән барысында бәйрәм белән котлады һәм авыл активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа коены изгеләндерү йоласы төрле диннәр, шул исәптән, мөселман динен тоткан халыкларда бар, диде.

Имам-ахунд Рамил хаҗи Исәнбердин дога укыгач, кызыл тасманы кистеләр. Теләгән кеше бер тапкыр кулланыла торган пластик стакан алып, кое суыннан авыз итте. Иске Кәңгеш авыл клубы сәнгать җитәкчесе Флидә Сәхипова оештырган кечкенә концерт булды - җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр.

Чара чәй эчү белән тәмамланды. Гадәттәгечә урындагы урманнардан җыелган нарат күркәләре ярдәмендә кайнатылган өч самавырдан чәй эчтеләр. Ә су?.. Су, әлбәттә, яңа коеныкы иде.

Руслан Фатыйхов, Миядек авыл Советы биләмәсе депутаты, «Башкирэнерго» да эшли:

- Бик кызыклы чара, конкурска заявка би­реп, дөрес эшләделәр. Җиңәрбез, дип, ыша­нам. Кергән акчалар авылны төзекләндерү өчен ярап куяр иде.

Читайте нас: