Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурслар
10 гыйнвар 2020, 18:55

Кем кая, ә без конкурска!

Безгә билгеле булуынча, республикада “Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге” конкурсы игълан ителде. Катнашучылар 500 мең сум приз өчен көрәшә. Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләячәкләр: шәһәр округлары һәм авыл биләмәләре.

Безгә билгеле булуынча, республикада “Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге” конкурсы игълан ителде. Катнашучылар 500 мең сум приз өчен көрәшә. Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләячәкләр: шәһәр округлары һәм авыл биләмәләре.

Конкурсның районда үткән беренче этабы төп призга дәгъва итүчеләрне билгеләде. Авыл биләмәләре арасында Иске Баеш авыл Советының кар шәһәрчеге ышанычлы җиңү яулады. һәм нәкъ ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Кар шәһәрчеге әкият геройларының күплеге белән җәлеп итә. Биредә совет мультфильмнары геройлары хәзерге заман “мультяшкалары” белән янәшә тату “яши”, шул ук вакытта зурларга да, балаларга да шатлык өләшә. Традиция буенча иң түрдә авыл халкын Кыш Бабай белән Карсылу һәм ел символы - Металл Күсе фигуралары каршы ала.

Шау-гөр килгән бала-чага исә авыл мәйданчыгы тиз арада кышкы уеннар урыны итеп өлгергән. Аларның бәхетле йөзләрен күреп, зурлар үзләренең тырышлыгы бушка

китмәвен аңлый. Авыл биләмәсе башлыгы Илдус Хәмиев әйтүенчә, авыл Советына ка¬раган барлык оешмалар һәм учреждениеләр дә кар скульптураларын эшләүдә, яктырткыч элементларны, иллюминацияләрне, Яңа ел чыршысын коруда һәм аларны бизәүдә актив катнашкан.

“Авыл биләмәсеучреждениеләре һәрелны үзләренең территорияләрендә бәйрәмчә скульптура композицияләре ясыйлар, гирляндалар белән бизиләр. Иң яхшыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыла. Авыл халкы да үз йорт алларын бизәүгә актив кушыла. Авылның үзәк мәйданы исә авылларда яшәүчеләрнең, “Россия” токымчылык заводы-җәмгыяте эшчәннәре, Иске Баеш урта мәктәбе укучылары һәм педагоглары, “Русия почтасы”, күппрофильле колледж филиалы, йорт-интернат һәм башка учреждениеләрнең гомуми тырышлыгы белән бизәлде”, - дип сөйли Илдус Илфир улы.

Кар шәһәрчеге яктыртылган чаңгы трассасын ачу, спорт ярышлары, кышкы уеннарны үткәрү урыны да булып тора.

Шәһәр округлары арасында җиңү өчен көрәшү хокукы Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге мәйданына бирелде.

Читайте нас: