Юлдаш
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 ноябрь 2019, 02:00

«Туган тел - 2019»

Дүртөйледә татар җырын яшь башкаручыларның “Туган тел- 2019” XIII Республика конкурсы үтте. Анда Башкортстанның 13 районыннан һәм 3 шәһәреннән, шулай ук Казан шәһәреннән 30 дан күбрәк башкаручы катнашты. Иҗади ярыш ике номинациядә - үзешчән һәм профессионал вокалистлар арасында бәһаланды. Конкурс ике көн дәвам итте. Финал Гала-концертында конкурс дипломантлары һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр чыгыш ясады.

Дүртөйледә татар җырын яшь башкаручыларның “Туган тел- 2019” XIII Республика конкурсы үтте. Анда Башкортстанның 13 районыннан һәм 3 шәһәреннән, шулай ук Казан шәһәреннән 30 дан күбрәк башкаручы катнашты. Иҗади ярыш ике номинациядә - үзешчән һәм профессионал вокалистлар арасында бәһаланды. Конкурс ике көн дәвам итте. Финал Гала-концертында конкурс дипломантлары һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр чыгыш ясады.

Быелгы очрашуны бөек шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышладылар. Шуңа да шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар быел аеруча хупланды. Конкурсның сайлап алу турын район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Республика халык иҗаты үзәге генераль директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Нәфисә Тулубаева ачты. “Туган тел” конкурсы авторы Алик Локманов артистларга уңышлар теләде.

Жюрины сәнгать фәннәре кандидаты, З.Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сән­гать институты профессоры, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, РФ ат­казанган артисты Идрис Газиев җитәкләде. Жюри составында абруйлы кунаклар - Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, җырчы, композитор, алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, конкурсның координаторы Наталья Кондакова. Конкурс авторы Алик Харис улы да шул составта.

Конкурста катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Бу юлы иң ерактан килүчеләр Нижневартовск һәм Казан шәһәрләреннән, Мәчетле һәм Бәрҗән районнарыннан иде. Безнең район данын конкурста Айдар Шакиров (Яңа Кәңгеш авылы), Илмир Шәйхелисламов (Әсән), Лиза Гаскәрова (Семилетка), Айгәл Исламова (Әсән) һәм Алина Ирназарова яклады. һәр катнашучы дүрт җыр башкарды. Беренче турда җырчылар жюри карамагына ике әсәр тәкъдим итте. Катлаулы сайлап алудан соң, иң талантлы 18 катнашучы икенче турга чыкты.

Жюри карары буенча конкурс Гранприена Октябрьский шәһәреннән, Октябрьский музыка колледжының дүртенче курс студенты, 30 яшьлек Линар Шәймәхәммәтов лаек булды. “Үзешчән башкаручылар” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат - Мәчетле районыннан Наилә Сәлимова. Профессионал башкаручылар арасында республика башкаласыннан Эльвира Исхакова иң яхшысы. Шулай ук II һәм III дәрәҗә дипломантлар билгеләнде. Алар арасында якташларыбыз Алина Ирназарова һәм Илмир Шәйхелисламов та бар. Конкурсны тантаналы ябу вакытында БР мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, сәхнәдә старт алганнан бирле конкурс татар җырын яратучыларның сөюен һәм тануын яулады һәм районның бренд чарасына әверелде, дип билгеләде. Ранис Рәис улы тырышлык һәм җаваплылык таләп иткән эш башкарган өчен район хакимиятенә һәм жюри әгъзаларына рәхмәт әйтте.

Конкурс призерлары белән бергә жюри әгъзалары Идрис Газиев һәм Айрат Халиков, “ГолоС” вокаль студиясе, “Сәмбел” һәм “Хазина” халык ансамбльләре үзләренең иҗаты белән тамашачыларны сәендерде.


Читайте нас: