Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 август 2019, 02:00

«Авылым минем»

«Авылым минем» II төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 июльдә Пермьдә булды. «Урал» кунакханәсенең концерт залын­да иң перспективалы җәмәгать башлангычлары авторларын тантаналы котладылар.

Авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең авылдагы тормыш сыйфатын иҗтимагый, муниципаль, дәүләтнеке булмаган, ком­мерциягә карамаган оешмалар, шулай ук җирле үзидарә органнары эше аша яхшыртуга юнәлтелгән җәмәгать баш­лангычлары конкурс объективына эләкте. «Авылым минем» II төбәкара конкурсы «Иң яхшы тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм РФ бәләкәй шәһәрләрендә һәм авыл биләмәләрендә гражданлык активлыгын үстерүнең нәтиҗәле практикаларын тираж­лау үзәге буларак урындагы берләшмәләр фонды» проекты кысаларында һәм Пре­зидент грантлары фонды яклавында оештырылды. Пермь краеның Урындагы берләшмәләр фондлары альянсы оешты­ручы булып чыгыш ясады.

Русиянең 10 төбәгеннән 126 заявка арасында эксперт комиссиясе 26 иң яхшы башлангычны сайлап алды, аларның дүртесе Башкортстан Республикасы авыл биләмәләрендә яшәүчеләр тара­фыннан тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, республиканың Бәләбәй районы Аксаков авыл Советы, Дүртөйле районының Суккул һәм Ивач авыллары, Куергазы районының Яңа Мораптал авылы вәкилләре «Авылым минем» II төбәкара конкурсы җиңүчеләре булды.

Әгәр төгәлрәк итеп әйткәндә, суккул- лылар «Иң уңышка өлгәшүче биләмә» номинациясендә - икенче урын, ә ивачлы- лар «Иң иҗади биләмә» номинациясендә өченче урын алды.

- Пермь -төзек шәһәр һәм анда яшәүчеләр бик ягымлы һәм ачык йөзле кешеләр. Кон­курсны оештыручылар бар нәрсәне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаган, аларның кунакчыллыгы югары биеклектә булды, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклаша Суккул авыл Советы хакимияте белгече Илфира Кәримова һәм Күккуян авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Гөлфирә Гыйләҗева. - һәм, әлбәттә инде, үз хезмәтебезнең лаеклы бәһалануы бик күңелле.




Читайте нас: