Юлдаш
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
7 март 2019, 02:00

«ХАТЫН-КЫЗ - МИЛЛӘТ АНАСЫ». Конкурс

Уфада “Хатын-кыз - милләт ана­сы” өченче республика конкурсы тәмамланды. “Торатау” Кон- гресс-холлда безнең районнан 11 кешедән торган делегация булды. Финалистларны республиканың беренче ледие Каринэ Хәбирова, “Бердәм Русия” башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, шулай ук биатлон буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Тихонов тәбрикләде.

Быел конкурс бөтен республикадан өч йөздән күбрәк хатын-кызны җыйды. Аның географиясе дә киңәйде: финалистлар арасында Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән һәм Мәскәүдән вәкилләр бар иде.

Гомумфикерләү буенча безнең делегация тарафыннан әзерләнгән халык кәсепләре күргәзмәсе иң зуры һәм киңкырлысы иде: керамика, киез эшләнмәләр, милли ри­зыклар, шәһәр һәм районның күренекле хатын-кызларының фотосурәтләре белән баннер һ.б.

Бүләкләү ун номинация буенча үтте. “Хатын-кыз - ана” номинациясендә Исмаел сәнгать мәктәбе педагогы Сания Мөнирова лауреат булды. “Хатын-кыз - педагог” номинациясендә 6 нчы “Солнышко” бала­лар бакчасы мөдире Зинфира Әхмәтшина лауреат дип табылды. Лилия Казаева (ба­лалар сәнгать мәктәбе укытучысы), Альбина Сәетова (күппрофильле колледж педагогы), Ирина Мәсәлимова (район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары), Тәрҗимә Фәезова (нефть һәм газ чыгару идарәсе), Алина Галиева (“Прованс”), Лилия Галәветдинова (район хакимияте) Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Финал алдыннан сайлап алу туры һәм читтән торып портфолио конкурсы бул­ды. Аннан тыш, конкурста катнашучылар февральдә “Алтын тирмә” телевикторина- сына чакырылды, анда Стәрлетамак шәһәре конкурсантлары белән ярыштылар. Очрашу “ничья” белән тәмамланды.

- Катнашучыларыбызның барысына да рәхмәт. Без бердәм команда булдык, анда һәркем бер-берсе өчен җан атты. Әлеге кон­курс - катнашучыларның һәркайсының зур һәм көндәлек эшен тану ул. Якын киләчәктә конкурсның төп бүләген безнең районнан кем дә булса яулар, дип ышанабыз, - диде район мәдәният идарәсе начальнигы урын­басары Ирина Мәсәлимова.



Читайте нас: