Район мәктәпләрендә укучылар башкорт теле һәм әдәбияты, башкорт дәүләт теле буенча төбәкара олимпиадада катнашты. Катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча иншалар язды, викторина сорауларына җавап бирде, диалог төзүдә тел осталыгы күрсәтте. Мәскәү авылы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлназ Якупова (укытучысы Зилә Кнәзева) олимпиада призеры булды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында өченче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Азалина Фәйзерахманова (укытучысы Альбина Фазлыева) икенче урын алды, Мәскәү авылы мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Айгөл Ситдикова (укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова) өченче булды. “Иң яхшы викторина” һәм “Иң яхшы диалог” номинацияләрендә алар Бөтендөнья татар конгрессыннан кыйммәтле бүләкләр алды.
Мари теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Чарлак авылы төп мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Палина Айтиева (укытучысы Татьяна Аптулаева) призер булды.