Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
10 гыйнвар 2019, 02:00

БӘЙРӘМЧӘ ШӘҺӘР

Учреждениеләр, оешмалар һәм кулланучылар базары предприятиеләре арасында биналар, корылмаларның фасадларын, витриналарны, витрина тәрәзәләрен яктылык һәм бизәү элементлары белән иң яхшы җиһазлау, шулай ук яңа ел тематикасындагы төрле сыннар һәм композицияләр бәйгесенә йомгак ясалды.

«Кулланучылар базары предприятиесен яңа елга иң яхшы бизәү» номинациясендә «Прогресс+» җәмгыяте һәм «СиМ» кибете акчалата премия белән бүләкләнде.

«Учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмаларның административ биналары фасадларын яңа елга иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны район үзәк дәваханәсе һәм Иске Баеш авыл Со­веты авыл биләмәсе хакимияте бүлеште. Икенче урын картлар һәм инвалидлар өчен Иске Баеш йорт-интернатына һәм Мәскәү авылындагы «Миләш» балалар бакчасына бирелде. «Коммунальник» МУП һәм шәһәрдәге 6 нчы «Кояшкай» балалар бакчасы өченче урын өчен диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата премияләр тапшырылды.







Читайте нас: