Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурслар
31 октябрь 2017, 02:00

«БАШКОРТСТАННЫҢ МӘРХӘМӘТЛЕ ЙӨРӘГЕ -СИРИЯ БАЛАЛАРЫНА»

Сирия территориясендә хәрби хәрәкәтләр белән бәйле «Башкортстанның мәрхәмәтле йөрәге - Сирия балаларына» хәйрия акциясе игълан ителде.

Аныңмаксаты - алар яшөгәнтерриториядәхәрби хәрәкәтләр бару сәбәпле, авыр тормыш хәлендә калган Сирия балаларына гуманитар ярдәм күрсәтү.
Теләгән һәркем гуманитар ярдәм кабул итү пункты­на дәфтәрләр, ручкалар, каләмнәр, фломастерлар, рәсем альбомнары, спорт кирәк-яраклары, яңа ел атрибутикасы, яңа ел бүләкләре, уенчыклар, төрле яшьтәге балалар өчен яңа өс һәм аяк киемнәре, шәхси гигиенаәйберләре, шулайуказык-төлек - ярмалар, макарон изделиеләре, куертылган сөт, шикәр, бал, үсемлек мае, чәй, кофе, какао алып килә ала.
Акция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Әйбер җыю тәмамланганнан соң йөк, ары таба озату өчен, әзерләп төреләчәк.
Әйбер җыю урыны - Төньяк-көнбатыш районара гаиләгә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү үзәге, Леваневский ур., 27.


Читайте нас: