Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
9 декабрь 2020, 17:45

Кыю бабам

Вакыт ничек тиз үтә... Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел узды. Быел бөтен ил бу бөек бәйрәмне билгеләп үтә. Әйе... Җиңү җиңел бирелмәгән. Безнең халык зур сынауларга дучар булган. Күпме җимереклекләр, кеше корбаннары...

Вакыт ничек тиз үтә... Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел узды. Быел бөтен ил бу бөек бәйрәмне билгеләп үтә. Әйе... Җиңү җиңел бирелмәгән. Безнең халык зур сынауларга дучар булган. Күпме җимереклекләр, кеше корбаннары...

Бу фаҗига безнең илдә һәркемгә кагылган, ачлыктан, бомбага тотудан, авыр тормыш һәм хезмәт шартларыннан күп кеше үлгән. Җиңүдән соң 75 ел буе без Ватаныбыз өчен фашист Германиясенә каршы сугышкан ата-бабаларыбызны тирән хөрмәт белән искә алабыз.

Безнең илгә төшкән куркыныч фаҗиганең шаһитлары бик аз калды. Шушы бәйрәм турында уйлаганда, минем алдыма карт картәтием Фазылҗан Хәмидулла улы Хәмидуллин образы килеп баса. Аның ту­рында мин картәтием (аның оныгы) Да­мир Сәлимханов сөйләүләреннән белдем. Фазылҗан Хәмидуллин 1901 елның 18 авгу­стында Башкорт АССРның Дүртөйле районы Коралачык авылында туган. Минем карт картәтием өч сугышта: гражданнар, Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Сугышка кадәр ул Дүртөйледә ветеринария курсын тәмамларга өлгергән. 1941 елның июлендә карт картәтием мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышына Фазылҗан үз туганна­ры - Нигъмәтҗан һәм Шәехмулла, кияүләре Габдулла һәм Әгъзам белән бергә китә. Сугыш ватандашларыбызны тулы бер династияләре белән алган. Моннан безнең туганнарыбыз да читтә кала алмаган. Тик, бәхеткә, алар сугыштан яраланып булса да, исән кайталар.

Карт картәти 3 нче, ә 1943 елның августын­нан 4 нче Украина фронтлары составында Идел ярларыннан Австриягә кадәр юл үтә. 1945 елның 9 маен, Җиңү иртәсен, Австрия җирендә, Венаны азат иткәч, каршы ала. Өч тапкыр яраланган һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән: приказда язылганча - «Нюрнберг янындагы сугышларда беренче булып һөҗүмгә күтәрелгәне, шуның белән калган сугышчыларны җәлеп иткәне һәм дошман траншеясына бәреп кергәне, ике немецны үтергәне, шулай ук безнең Социа­листик илебез хакына коелган кан өчен», «Батырлык өчен»; «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен». Алар турында әнием (аның оныкчыгы) өйрәнгән архив документларындагы язмалар дәлилли. Минем алдымда медальләр һәм бүләкләү турындагы приказлар күчермәләре. Хәтта Кызыл Армия кенәгәсе һәм эвакогоспиталь­дән яралану турында белешмә дә бар. Бу «хәзинәләр» минем картәтиемнең гаилә архивында саклана. Бу - карт картәтиемнең героик үткәне турындагы истәлек. Бу безнең тарих, безнең шәҗәрә. Безнең төп бурыч - боларның барысын да саклап калу, онытмау.

Сугыштан соң Фазылҗан Хәмидуллин белгечлеге буенча - колхозда ветеринария табибы булып эшли башлый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән кайткан, Шәехмулла абыйсы, колхоз рәисе була. Ә Нигъмәтҗан абыйсы сугышта «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Минем картәтием Дамир, Фазылҗан Хәмидулла улының аларга сугыш, ярала­нуы турында, Будапештны алган вакыттагы яралануы - муендагы умыртка сөягенә пуля тиюе, сугыш кырыннан аны Башкортстаннан якташы алып чыгуы турында сөйләгәнен хәтерли. Еллар узгач, карт картәти аны эзләп тапкан һәм алар очрашканнар. Сугыш беткән көнне ул еш искә алган. Җиңүне ул Венада каршы алган, самолетлар сугыш бетүе ту­рында листовкалар ташлаган.

Минем карт картәтием 80 яшькә кадәр яшәде һәм зур хөрмәткә лаек булды. Ул ветеринар булса да, кешеләрнең теге яки бу каймыккан урыннарын утырта алган. Аңа һәрвакыт ярдәм сорап килгәннәр, ә ул бик теләп ярдәм иткән.

Туган илебез үз геройларын онытмый. Ул батыр улларының исемнәре тарих казанышы булуы, киләчәк буыннар хәтерендә мәңге саклануы өчен күп көч сала. Без тыныч ва­кытта яшибез. Бөек Ватан сугышы безнең өчен тарих һәм аны сакларга тиешбез. Геройларыбызның якты истәлеге мәңгелек! Минемкарт картәтием тарихы безнең өчен бик мөһим һәм кадерле. Ул безнең йөрәкләрдә яшәячәк, ә наградаларын без кадерләп саклыйбыз. Бу - якын кешебез турындагы истәлек, безнең гаилә - авыр сынаулар җиңгән бөек илебез тарихының бер өлеше булуы турында истәлек.

«Помните! Через века, через года Помните! О тех, кто уже не придет никогда, - Помните! Не плачьте! В горле держите стоны... Памяти павших будьте достойны!» (Р. Рождественский) P.S. Без картәти белән сугыш турында бик күп сөйләшебез. Ул аның геройларын белгән, алар белән гадәти тормышта яшәгән һәм ата-бабаларыбызның үз-үзләрен аямыйча, безнең өчен, шушы Җиңүне яулаулары белән бик горурлана. Картәтием безнең гаилә тарихын саклаучы, ул безгә буыннар зирәклеген һәм гади тормыш хакыйка­тен өләшеп яши. Рәхмәт сиңа, кадерле картәтием!

Азалия РӘШИТОВА.

Читайте нас: