Күптән инде үземнең сугыш чоры балачагым турында язарга җыендым, әмма ничектер кулга каләм алмадым. Күпме еллар үтсә дә, барысын да кичә генә булган кебек хәтерлим...
Хакимият карары белән әтием 1937 елда Үзбәк ССРына җибәрелә. Мәктәптә эшли. Сугыш башлана, 1942 елда әти Совет Армиясенә алына. Ул вакытта миңа өч яшь, сеңлем Люциягә ике яшь иде. Күз алдында кабат-кабат бер картина барлыкка килә - әти карават янына килеп, йоклаган сеңлемне үбә һәм күз яшьләре белән бүлмәдән чыга.
Безгә 5-6 яшь булганда, кыш көне, әни, эшкә киткән чакта, мичкә ягар өчен кизәк җыярга куша иде. Үзебезнең балалар эшен, даими ачлыктан баш әйләнсә дә, без дөрес башкардык. Безнең кышлак янында сарай бар иде, анда тавыклар күкәй салалар иде. Сарай ишеге биген без ача алмый идек, чөнки ул безнең буй өчен биектә тора. Аста тавыклар өчен тишек бар иде. Без шул тишектән тавыклар артыннан кереп, берәр йомырка алып эчә идек. Бервакыт, сарайдан кабат чыгарга омтылганда, минем аякны каракорт үрмәкүче тешләде. Мин авыртудан кычкырып җибәрдем һәм аңымны югалттым, ә сеңлем, елап, күршеләргә йөгерде. Мине шунда ук өйгә алып керделәр, катык һәм чәй эчерделәр. Күрше бабай нидер укып, тешләнгән урынны бәйләп куйды. Әни, эштән кайтты, без корт чагуы турында күз яшьләре белән сөйләп бирдек. Ни өчен тавык кетәгенә керүебезне аңлаттык. Әни, безне кочаклап, алдына утыртты, үзе арыган, һәм безгә сугыш беткәч, әти кайтачак, тәм-том алып кайтачак, безне Башкортстанга алып китәчәк, диде. Без бу хыял белән йоклап киттек.
...Бездә яшь сыер бар иде, 5-6 литр сөт бирә иде. Әни, аны савып, безгә сөт эчереп, калганын чынаякка салып, чүпрәк белән каплап, карават астына куя иде. Кич атланмай җыеп, май ясый. Кайчагында он, кием-салым алу өчен аны сата. Безгә сыерны ашатыр өчен үлән җыярга кирәк иде. Әни икебезгә кабартма калдыра һәм үзе кичкә кадәр эшкә китә. Без үлән өздек, мичкә ягарга чәнечкәкләр, тузганак яфраклары җыйдык. Берсендә шулай арып, ач кайттык һәм каймакны татып карарга булдык. Карават астына кереп, чүпрәген салдырып, пычрак бармаклар белән юка эзләр калдырып, каймакны ала башладык. Әни бу безнең эш икәнлекне аңлап бетермәде, күршесенә гаҗәпләнеп, күргәннәре турында сөйләде. Ә күрше: «Ах, ох! Бу сезгә елан ияләшкән!» ди. Еланнар кермәсен өчен бусагага бераз он сибәргә, сөтле чынаяк куярга киңәш итте. Ә бервакыт әни эштән иртәрәк кайтты, һәм без тиз генә бармакларны ялый-ялый карават астыннан чыктык. Әни безне эләктереп, күршегә алып кереп китте. Менә, Хәмсия, кара, мин еланнарны тоттым, ди. Безгә бик оят булды. Кылганыбыз өчен безгә тал чыбыгы белән аякларга эләкте. Әммә, елан да безгә еш керә иде. Кышлак түшәме буенча шуышып, ярыкка кереп китә иде. Без сеңлем белән эндәшмичә урын өстендә ятып, аны күзәтә идек. Әни өйрәткәнчә, үзебезчә дога укый идек.
Күп еллар узгач, йомыркалар, каймаклар белән булган очракларны искә алып, әни күз яшьләре белән, сез барысын да дөрес эшләдегез, Аллага шөкер, ачлыктан үлмәдегез, диде.
Безнең әни акыллы, булдыклы иде, ул ике яшендә ятим калган. Буш вакытларында еракка гөмбәгә йөргән. Башкортстанда үскән гөмбәләрне яхшы белгән. Үзбәкстанда март-май айларында да шампиньоннар, кәҗә, куык гөмбәләрен табарга була иде. Әни башта үзе сынап карый иде, әгәр барысы да әйбәт булса, безне дә ашатты, күршеләрен дә сыйлады. Күршеләребез аңардан үзләре дә гөмбә җыярга өйрәнде.
Бервакыт сеңлем белән гөмбәгә киттек, безнең арттан Таһир исемле малай да иярде. Ул олы корсаклы, ә аяклары ябык, кәкре. Аның күзләре матур, зур кара иде. Әйбәт малай иде, башка малайлардан аермалы буларак, кызларны беркайчан да кыерсытмады.Ул безнең белән бераз йөрде дә, аннары утырды һәм ятты. Без аны ялкау дип уйлап, түбәтәенә гөмбәләр җыйдык. Уята башладык, тик ул уянмады. Өйгә кайттык, өлкәннәр: «Таһир кайда?» дип сорыйлар. Ә без: «Ул йоклый, тормый», - дип җавап бирдек. Өлкәннәр куркып, аның янына йөгерделәр, бабай ишәк алды. Ул малайның үлүен сизенгән. Шул ук көнне малайны җирләделәр. Барысы да елады. Ул урынга без башкача йөрмәдек. Инде ничә еллар узса да, зур кара күзле малай онытылмый.
Сугыш бетте, без сеңлем белән көн саен юлга чыгып, әтинең сугыштан кайтуын, безне кочаклап алуын көттек. Әмма 1945 елда ул хәбәрсез югалган. Ачлык безне 1953 елга кадәр диярлек интектерде. Бигрәк тә әтиләре хәбәрсез югалган балалар җафаланды, чөнки андый гаиләләргә дәүләттән бернинди компенсация дә бирелмәде. Аннары безне туганнарыбыз эзләп тапты һәм Таҗикстанга күчтек, анда яшәдек, эшләдек, торак алдык. Әмма бәхетебез озакка сузылмады, үзгәртеп корулар башланды. Әти - үлсәм дә, дәүләт ятимнәр турында кайгыртыр, дип уйлагандыр, тик киресенчә килеп чыкты.
Мин авырлык белән әтиебезнең фамилиясен тергездем, чөнки фамилия Азия манерына язылган иде, әтилекне дәлилләргә кыен булды. 2010 елда Оборона министрлыгына запрос җибәреп, Подольскийдан җавап алган депутат Р.Ш. Сәгыйтовка рәхмәт әйтәсе килә. Суд аша әтилекне ачыкладык.
70 елга якын без әтиебез кайда үлгәнен, кайда күмелгәнен эзлибез. Инде кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, әмма беркем дә булышмый. Бәлки, гәзит укучы тумышы белән Үзбәкстаннандыр. Бәлки, кемнеңдер безнекенә охшаш тарихы бардыр, хәбәр итегез.
Лидия ИМАНГУЛОВА.
Фото из открытых источников интернета.