Юлдаш
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
20 октябрь 2020, 18:55

Фронтовик хөрмәтенә

Башкортстан Республикасы көне алдыннан Түбән Әлкәш авылы янында Дан орденының тулы кавалеры Зиннур Зариф улы Зариповка багышланган стела ачылды. Ул тумышы белән шушы авылдан. Якташлары аның турында истәлекне саклыйлар.

Башкортстан Республикасы көне алдыннан Түбән Әлкәш авылы янында Дан орденының тулы кавалеры Зиннур Зариф улы Зариповка багышланган стела ачылды. Ул тумышы белән шушы авылдан. Якташлары аның турында истәлекне саклыйлар. Куелган стела - үз тормышын аямыйча, Ватаныбыз­ның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батыр кешегә аларның хөрмәт, рәхмәт белдерүе.

Стеланы ачу тантанасында алып баручылар җыелучыларга Зиннур Зариповның фронт һәм хезмәт юлы турында сөйләделәр, ә соңыннан барысы да аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов стеланы булдыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерде.

Стеланың авторы «Арт-студия» җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Галләмов.

Биредә үк Исмаел сәнгать мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсен дә оештыр­ган. Яшь рәссамнар үз картинала­рында ветераннар Әдип Зарипов, Зиннур Зарипов, Газизҗан Шәрипов, Хамат Сәрвәров, Әнгам Садретдинов, Мөхәммәт Хәкимовны сурәтләгәннәр. Шунысы яхшы, яшь дүртөйлеләр кеше­лек тарихында иң канкойгыч сугышта катнашучылар истәлеген саклыйлар.

Читайте нас: