Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
1 сентябрь 2020, 14:00

«Хәтер учагы»

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кыса­ларында Русия Оборона минис­трлыгы «Хәтер учагы» Бөтенрусия хәрби-патриотик акциясе үткәрә. Ул июнь аенда ук старт алды. Аның максаты - илне һәм дөньяны фа­шизмнан азат итүчеләр хакындагы хәтерне саклап калу.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кыса­ларында Русия Оборона минис­трлыгы «Хәтер учагы» Бөтенрусия хәрби-патриотик акциясе үткәрә. Ул июнь аенда ук старт алды. Аның максаты - илне һәм дөньяны фа­шизмнан азат итүчеләр хакындагы хәтерне саклап калу.

Каберләрдән һәм сугыш геройларының хәрби каберлекләреннән алынган бер уч җир башта махсус контейнерлар - солдат кисет­ларына салына. Шулар Кубинкадагы Русия Кораллы көчләре баш гыйбадәтханәсенең тарихи-мемориаль комплексына җибәрелә. Анда алар артиллерия снарядлары гиль­заларына салыначак һәм гыйбадәтханә тирәли үткән «Хәтер юлы» галереясында урнаштыралачак. Галереяны шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 33 миллион фотосурәте белән бизәячәкләр. «Хәтер юлы»ның озынлыгы Бөек Ватан су­гышы дәвам иткән көннәр һәм төннәр саны буенча - 1418 адым. Җир җыю Русиядә генә түгел, ә сугыш елларында безнең солдатлар - Чехиядә, Франциядә, Латвиядә, Сербиядә сугышкан һәм үлгән чит илләрдә дә бара.

Узган атнада акциягә безнең район да кушылды. Яшьләр эшләре бүлеге вәкилләре, район хәрби комиссары, Диңгез җыелышының район бүлеге әгъзалары, дүртенче шәһәр мәктәбеннән яшь армиячеләр һәм кадетлар составындагы делегация Дан орденының тулы кавалерлары Степан Сергеевич Туснолобов һәм Зиннур Зариф улы Зарипов каберендә булды. Беренчесенең кабере Дүртөйле шәһәрендә, икенчесенең - кече ватанында - Исмаел авылында.

Геройларның беренчесе - Степан Туснолобов - 1918 елда, ул чактагы Вятка губернасының Белогорье авылында туган. Безнең районга ул сугыштан соң, нефть сәнәгате хезмәткәре буларак килә. Степан Сергеевич артиллерист булып сугыша - расчет командиры була. Белоруссия һәм Көнчыгыш Пруссия территориясендә барган сугышларда батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Дан ордены алган. Сүз уңаенда, тыныч тормышта да ул иң яхшылар арасында булган - хезмәт казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

Дан орденының икенче тулы кавалеры - Зиннур Зарипов, безнең якташыбыз. Ул Түбән Әлкәш авылында й туган. Сугышны башыннан ахырына кадәр узган, хәрби юллар белән Берлинга кадәр барып җиткән. Шулай ук артиллерия орудиесе командиры була. Үзенең югары бүләкләренә Украина өчен барган сугышларда һәм Германияне фашистлардан азат итүдә катнашканда лаек була. Сугыштан соңтуган якларына әйләнеп кайта һәм күп еллар колхозда эшли.

Батырлар күмелгән урыннарда узган митингларда, аларның батырлыгы һәм хәрби-патриотик акциянең әһәмияте турында хәрби ко- миссар Илгиз Баһаветдинов, район хакимиятенең яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Илшат Закирҗанов, Диңгез җыелышы әгъзасы Вил Шәйдуллин сөйләде.

Исмаел авыл биләмәсе башлыгы Рим Михайлов Зиннур Зариповның туган авылында истәлекле стела ачу планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан су­гышы геройларын бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан алар каберләренә чәчәкләр салды.

Каберләрдән бер уч җирне алуның мактаулы хокукы, үсеп килүче буын вәкиле буларак яшь армиячеләрнең берсенә һәм хәрби комиссарга бирелде. Алга таба ки­сетлар билгеләнгән урынга - Русия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсенә юл тотачак.

Читайте нас: