Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңү көне
2 июль 2020, 18:35

Тылда һәм сугыш кырында

Күккуян авылында сугышта һәлак булган сугышчыларга куелган яңартылган обелиск

Вам всем, кто вынес ту войну -

В тылу иль на полях сражений, -

Принес победную весну, -

Поклон и память поколений.

Күккуян авылында сугышта һәлак булган сугышчыларга куелган яңартылган обелискта «Давно закончилась война» шигыреннән алынган әнә шундый сүзләр язылган. Обе­лиск, бик символик рәвештә, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә ачылды. Чынында исә, һәйкәл яңартылган гына түгел, ә яңадан төзелгән. Идея авторы һәм төп төзүчесе - урындагы рәссам Хәбиб Нәбиев. һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул бик кызыклы һәм эстетик композиция ясый алган. Бу көн уңаеннан тантаналы митинг 14 сәгать 15 минутта Бөек Ватан сугышы фронт­ларында сугышкан һәм кире кайтмаган, әсирлектә һәлак булган һәм концлагерьләрдә җәзаланган, соңгы тамчы канына кадәр көрәшүчеләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Тантанага җыелучылар бөтен ил белән бергә алар истәлегенә башларын иделәр. Быел беренче тапкыр бөтенрусия бер минут тынлыгы үтте. 79 ел элек нәкъ шул вакытта радиодан Германия фашистларының СССРга һөҗүм итүе һәм куркыныч сугыш башлануы турында хәбәр яңгыраган.

Аннары катнашучылар игътибарына мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әдәби- музыкаль композиция тәкъдим ителде. Урын­дагы дин әһеле һәлак булган сугышчыларның рухына багышлап Коръән аятьләре укыды. һәйкәлдән япманы алу, аны почетлы ачу район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка һәм обелискны төзүчегә тапшы­рылды. Җыелучылар карашына геройлар исемнәре язылган стелалар ачылды. Аларда фронтта сугышканнарның гына түгел, сугыш елларында военкомат аша хезмәт армиясенә чакыртылганнарның исеме дә мәңгеләштерелгән. һәйкәл янына рәхмәтле буыннардан кызыл канәферләр ятты.

Митингта, илебез 27 миллион кеше югалт­кан канкойгыч һәм авыр сугышның тарихи дөреслеген яшь һәм киләчәк буынга җиткерү кирәклеге турында, район җитәкчесе Риф Йосыпов сөйләде. Атап әйткәндә ул: «Соңгы вакытта тарихны күчереп язарга, илебезнең, халкыбызның нацизмны җиңүдәге ролен түбәнсетергә теләүчеләр күбәйде, без моңа юл куймаска тиеш», - диде.

Хакимият башлыгы обелиск төзүдә кат­нашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны Хәбиб Нәбиев, Флүр Харисов, Рәфит Нурлыгаянов, Фәнзил Камалтдинов, Фидус Әхмәдуллин алды.

Күккуян авыл советыннан сугышка 673 кеше чакыртылган, сугыштан соң туган якла­рына кире әйләнеп кайтырга 365 кешегә генә насыйп булган, калганнары яу кырларында ятып калган. Бу саннар авыл советы баш­лыгы Хәлил Хаҗиев чыгышында яңгырады. Бүген административ территориядә бер генә сугыш ветераны да исән түгел.

Авыл советы рәисе шулай ук һәйкәл төзүдә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдерде, финанс чаралары белән ярдәм иткән спонсорларны атады, алар арасында район предприятиеләре җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар - авылда туып-үскән кешеләр дә, шәхси затлар да бар: «Ленин» җәмгыяте генераль директоры Альберт Дәүләтбаев, «Башкирская» МТС җитәкчесе Гөлнур Нуретдинова, эшкуарлар Флүзә Хәдимуллина, Роберт Гыйлемшин, Радик һәм Ринат Локмановлар, Кәрим Насыйров, Ләлә Әдиева, Мөнир Шакиров, Ильдар Сәетгәрәев, Салават Нәсибуллин, авылдашлар Айдар Сәетгәрәев, Фәвәрис Мәксүтов, Ирек Закирҗанов. Рәхмәт сүзләре стеланы төзүдә, шулай ук өмәләрдә актив катнашканнар адресына да яңгырады.

Авыл халкы исеменнән сугышта һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискны төзүчеләргә хезмәт ветераны Мөгаллим Харрасов рәхмәт белдерде.

Татар телендә башкарылган «Җиңү көне» җыры митингның соңгы аккорды булды.

Читайте нас: